Главная  →  Новости  →  РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ МӘСКӘҮ МӨФТИЯТЕНДӘ БУЛДЫ
РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ МӘСКӘҮ МӨФТИЯТЕНДӘ БУЛДЫ
Рөстәм хәзрәт Мәскәү мөфтиятендә булды

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Мәскәү мөфтиятендә булды. Биредә ул Мәскәү һәм Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Дин әһелләре мөселман өммәтенә кагышлы хәлләр хакында фикер алыштылар. Рөстәм хәзрәт Мәскәү мөселманнарына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен тапшырды.

Шулай ук ул Мәскәү мөфтияте резиденциясендә рәҗәп аеның беренче җомга вәгазен сөйләде. Хәзрәт ислам һәм гаилә мәсьәләләренә кагылышлы нәсихәтләрен җиткерде.

Моннан тыш хәзрәт 2016 елда хаҗ сәфәрен оештыруга кагылышлы сөйләшүләрдә катнашты.