Главная  →  Новости  →  РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН: «ТЕЛӘГЕ БУЛГАН БАРЛЫК КЕШЕГӘ БЕЛЕМ БИРЕРГӘ БЕЗ ӘЗЕР»
РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН: «ТЕЛӘГЕ БУЛГАН БАРЛЫК КЕШЕГӘ БЕЛЕМ БИРЕРГӘ БЕЗ ӘЗЕР»

 

Мөселман кешегә бишектән алып ләхеткәчә белем алу фарыз. Белем алмаган кеше Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычын үтәми булып чыга. Сүз дини гыйлем турында да, дөньяви гыйлем турында да бара.  Әбү Дәрдә исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булсын) болай дигән: “Гыйлем иясе, гыйлем алучы яки гыйлемне тыңлаучы бул. Дүртенчесе булма – һәлак булырсың”.  Шул дүртенчеләрдән булмасак иде, җәмәгать. Наданлыкның бик күп төрле бозыклыклар, афәтләр чыганагы булуын истән чыгармыйк.

Халкыбыз, әлхәмдүлилләһ, гомер-бакый гыйлемгә омтылып яши. Дин тоту иреге килүгә күпме милләттәшебез – яше-карты мәчет каршындагы курсларга агылды. Сабый чагындагы кебек иҗекләп, сүзне-сүзгә ялгап гарәп сүзләрен укырга кереште, Изге Коръән серләренә төшенергә омтылды. Менә безнең Гаилә мәчетендә дә, ачылганына нибары ике генә ел булуга карамастан, курслар эшләп килә. Узган уку елында анда 24 төркемдә 200 дән артык кардәшебез гыйлем алды. Аларга исламда әдәп-әхлак, гакыйдә, тәҗвид, фикыһ, Коръән, сира, гарәп теле дәресләреннән гыйлемле, дипломлы мөгаллимнәр-мөгалимәләр гыйлем бирде. Дәресләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган программа буенча алып барыла. Бу шәкертләребез быел да укуларын дәвам итәләр.

Инде менә октябрь башыннан яңа уку елына аяк бастык. Яңа төркемнәр кабул иттек, соңга калып килүчеләрне дә борып җибәрмибез. Кайберәүләр мәчет ишеген ачып керергә кыенсынадыр, кайсылары яшем олы, укый алмыйча оятка калырмын, ди торгандыр. Оялмыйча, бернидән дә курыкмыйча, рәхим итеп, мәчетебезгә килегез. Теләге булган барлык кешегә белем бирергә без әзер. Быел аксакаллар, акъәбиләр өчен дә төркемнәр ачтык. Атнаның кайсы көнендә, көннең кайсы вакытында уңайлы — шул вакытны сайлап алырга мөмкинлек бар.

Бездә балалар өчен дә аерым төркемнәр эшли. Коръәнхафизлар төркеменә аерым тукталасым килә. Аллаһының рәхмәте белән бу төркем дә яхшы гына эшләп китте. Балалар укырга бик теләп йөриләр. Узган уку елында хәтта шәһәр, республика күләмендә уздырылган коръәнхафизлар конкурсларында да катнаштылар. Җәйге лагерьның бер сменасын аларны туплап оештырдык.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемен ачуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар. Без үзебез дә бу хакта уйланабыз. Бу бераз катлаулырак мәсьәлә, әлбәттә, чөнки моның өчен сабыйлар белән эшли белүче махсус белемле педагоглар кирәк. Белгечләр белән сөйләшүләр бара, быел бу мәсьәлә дә хәл ителер, дип торабыз.

Без Россия ислам институты белән дә тыгыз хезмәттәшлектә. РИИ студентлары балалар лагерьларында эшләп, тәҗрибә туплап китә. Ә мәчет каршындагы курсларда ел дәвамында РИИ укытучылары шәкертләребезгә белем бирә. Менә шушы күркәм багланышлар тагын бер уртак проектка этәргеч бирде. Бер төркемебезне РИИның кичке бүлеге итеп ачарга ниятләп торабыз. Укып бетергәч, аларга уку йорты дипломнары тапшырылачак. Россия ислам институты ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин да бу фикерне хуплады, инде кайбер оештыру мәсьәләләрен хәл итеп бетерәсе бар.

Аллаһының рәхмәте белән мәчет каршындагы курсларның лицензия мәсьәләсе дә хәл ителде. РФ Дәүләт Думасы Федераль законга төзәтмәләр керткәннән соң, курсларга лицензия алу мәшәкатеннән азат ителдек. Тик бер шарт бар: мәчет каршында эшләп килүче курлар фәкать ДУМ РТ тарафыннан расланган программа буенча гына укытырга тиешләр.

Изге Коръәннең “Мүҗадәлә (Бәхәсләшү)” сүрәсенең 11 нче аятендәдә: “… сездән иман китереп итагать иткән вә белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһ дәрәҗәләргә күтәрер, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардыр”, – диелгән. Итәктән төшкән сабыйларыбыз, тормышка яңа аяк баскан яшьләребез, әле зиһене таралмаган әби-бабайларыбыз – һәммәбез дә гыйлем алырга ашыгыйк, җәмәгать. Алган  гыйлемнәребез, аларны дөрес итеп файдаланганда, җәннәт ачкычыбыз булыр, иншә Аллаһ.

                                                     Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН,

                                                    Татарстан мөфтие урынбасары,

                                                        Гаилә мәчете имам-хатибы