Главная  →  Новости  →  РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН СОВЕТ РАЙОНЫ ИМАМНАРЫ ҖЫЕЛЫШЫНДА БУЛДЫ
РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН СОВЕТ РАЙОНЫ ИМАМНАРЫ ҖЫЕЛЫШЫНДА БУЛДЫ

img_20161007_wa0014
Казанның “Котдус” мәчетендә Совет районы мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышы үткәрелде. Җыелыш районның имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җитәкчелегендә узды.

Җыелышта мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да катнашты. Ул имамнарга мөфти сәламнәрен тапшырды, нәзарәт тарафыннан оештырылган эшләрдә актив катнашырга чакырды. Имамнар өчен махсус чыгарыла торган “Шура” журналы һәм мәхәллә халкы, балалар арасында үткәрелүче, дини гыйлемне сынаучы конкурслар турында җиткерде.

Имамнар мөхтәсибәт эшләрен оештыру хакында үзләренең фикерләрен әйттеләр. Коръән укучылар конкурсын үткәрүгә һәм Совет районы имамнарының аттестация узуларына аерым игътибар юнәлтелде.

Бүгенге көндә Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә 18 мәчет-мәхәллә санала.