Главная  →  Новости  →  Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Сарман районында очрашу үткәрде
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Сарман районында очрашу үткәрде

23 декабрьдә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Сарман районының Җәлил бистәсенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул мәчет имамы Ильвир хәзрәт Самаров һәм Сарман районы мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков белән очрашты.

Очрашуда райондагы дини вәзгыять турында сүз барды. Рөстәм хәзрәтне мәчет каршында эшләп килүче мәдрәсе эшчәнлеге белән танышырдылар, булган проблемалар һәм агымдагы елда уздырылган дини чаралар турында сөйләделәр.