Главная  →  Статьи  →  Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Никах ул — спектакль түгел»
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Никах ул — спектакль түгел»

Киләсе елдан никах укыткан яшьләргә рәсми документ бирелә башлаячак. Шул рәвешле яшь егетләрнең динне бөтен нечкәлекләрен аңлап бетермичә берничә кыз белән никах укытуларына, никахтан соң кызларны ташлап китүләренә, ятим балаларның саны артуга чик куячакбыз, ди Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Өч хатын белән тормыш

– Һәрбер яңа әйбер ул – күптән онытылган иске нәрсә. Революциягә кадәр үк бабаларыбыз метрика китапларын алып барган. Кем туган, кем үлгән, никахы кайчан укылган, аны кем укыган – барысы да язылып барган. Безнең исәбебез исә хәзерге заманча технологияләрне кулланып, бабаларыбыз тәҗрибәсен кабат торгызу. Хәзерге вакытта «Гознак» компаниясе белән сөйләшүләр алып барыла. Диния нәзарәте бөтен су билгеләренә кадәр булган, кәгазьгә басылган бердәй шаһәдәтнамәләр чыгарачак. Никах укытылгач, яшьләргә шул шаһәдәтнамәләрне тапшырачакбыз. Нинди районда, кайсы мәчеттә, кемнәргә никах укытылган, аны кайсы имам укыган, шаһитләр кемнәр – метрика китабына шулар теркәлеп барачак. Шул ук вакытта аның электрон базасын да булдырачакбыз. Егет белән кыз мәчеткә никах укытырга киләләр икән, компьютерны ачып, шул базага кереп, андагы мәгълүматны өйрәнәчәкбез. Ул кешеләрнең никах укытырга беренче кат кына килүләреме, әллә чираттагы өйләнүләре-кияүгә чыгуларымы – базадагы мәгълүмат барысын да әйтеп бирәчәк.

– Төтен утсыз булмый дигән кебек, бу ихтыяҗ нилектән килеп чыкты соң?

– Аллага шөкер, соңгы елларда халык дингә кайта башлады. Дин тәртипләрен өйрәнәләр. Әмма шул ук вакытта кайберәүләр аны өстән-өстән генә өйрәнеп, дөрес кулланмыйлар. Әллә мәгълүматлары җитеп бетми, әллә белергә генә теләмиләрме шунда – ислам тәртипләренең үзләренә кызык һәм файдалы булган өлешләрен генә кулланалар. Әйтик, яшьләр никахсыз гына очрашып йөрергә яки яшәргә ярамаганын белә, шуңа юлында очраган берәр мәчеткә кереп, тиз генә никах укытып чыгарга да күп сорап тормыйлар. Холыклары туры килмәгән яки башка кызны ошаткан шунда – көннәрдән бер көнне егет китә дә бара. Берсен ташлый да икенчесенә өйләнеп куя. Шәригать судьяларына исә шул никахтан соң ташланган кызларның әти-әниләре килә. Кайбер егетләр Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә безгә бер хатыннан алып дүрт хатынга кадәр өйләнергә рөхсәт итә, бу безнең өчен яхшы икән дип, үз хатыныннан тыш, икенче берәү белән дә никах укытырга мөмкин. Ягъни мәсәлән, читкә йөрүләрен шул рәвешле легальләштереп куялар. Атнага бер тапкыр янына барасың, чәчәген, шоколадын бирәсең дә вәссәлам, имеш. Никах укыткач, кызны риза булып алдым дигәч, ул хатыны өчен тулысынча җавап бирергә тиеш. Дүрт хатын алырга рөхсәт бар, тик шул ук вакытта «бөтен хатыннарга карата да гадел була алмам дип куркасыз икән, берсенә генә канәгать булыгыз» дигән аять тә бар. Чынлыкта күп хатынлы кешеләр бик сирәк. Ни өчен? Чөнки ирләр бөтен хатыннарымны да матди яктан бертигез күләмдә тәэмин итә, барысына да игътибарымны җиткерә алмам дип курка. Аның өчен акчаң булырга тиеш. Югыйсә хатыннарга күлмәк тә, беләзек-йөзек тә, лампочка да, хәтта каенаналар да синең өстеңә төшә бит. Әгәр дә берәүләр менә шул тәртипләрне белеп, берничә хатын алырга тәвәккәлләгән икән, аларга һәйкәл генә куярлык: ике өй, ике бакча, ике хатын тоту, ике каенананың да капка төбендәге карын көрәү – бер дә ансат эш түгел бу. Дүрт хатынга кадәр өйләнергә мөмкин дигән аять ул иң беренче чиратта хатын-кызларга әйтелгән. Ни өчен дигәндә, тол калучылар, ялгызлары гына бала үстерүчеләр, ирдә булмаганнар күп – менә шуларның хәлен җиңеләйтү ниятеннән дә әйтелгән ул аять.

Без капчыкта ятмый

– Күпхатынлылык дигәннән, икенче хатын алырга уйлавын ир хатынына әйтергә, аңардан рөхсәт сорарга тиешме?

– Никах шартлары арасында андый шарт юк. Тик Пәйгамбәребез (с.г.в.) тарихыннан белүебезчә, ул, өйләнгәндә, башка хатыннарына әйткән һәм аны күрсәткән. Хатыннары аның бүген кайсы хатында булуын белеп торган. Без бит чит илдә яки Марста яшәмибез. Яшереп өйләнгәнең турында иртәме-соңмы барыбер беләчәкләр. Бу очракта без Пәйгамбәребездән үрнәк алырга һәм беренче хатынга икенчесен алу теләге барлыгын әйтергә тиешбез.

– Яшьләр арасында яшерен, икенче төрле итеп әйткәндә, вакытлыча никах дигән нәрсә дә барлыгын беләбез…

– Никахның дүрт төп шарты бар – иманлы булу, әти-әниләрнең ризалыгы, шаһитләр булу һәм мәһәр. Шаһитләр бу никахның яшерен әйбер булмавын күрсәтү өчен кирәк һәм алар кимендә ике ир булырга тиеш. Егет белән кыз ялгызлары гына никах укытырга килгәч, шаһитләрегез бармы соң дип сорыйбыз, әти-әниләр еракта яши, килергә мөмкинлекләре юк дип әкият сөйли башлыйлар. Чират мәһәргә җитә. Студент кешенең акчасы юк инде аның, мәһәрсез генә дә риза мин, ди кыз бала. Мәһәргә алтын йөзек алырга биш мең сум акчасы булмаган егет хатынын ничек туендырырга, гаиләне ничек тотарга уйлый соң. Яшерен никах саналмасын өчен, югарыда санап кителгән дүрт шарт үтәлү тиеш. Юк икән, Аллаһы Тәгалә андый никахны кабул итми. Никах түгел, спектакль була ул. Ә ислам динендә гаилә кору ул фәкать никахтан башлана.