Главная  →  Новости  →  РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН: «МӘХӘЛЛӘДӘШЛӘРЕБЕЗНЕ ХАҖГА ҖИБӘРӘБЕЗ»
РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН: «МӘХӘЛЛӘДӘШЛӘРЕБЕЗНЕ ХАҖГА ҖИБӘРӘБЕЗ»

 3-nche-bitk%d3%99хаььь

 

Мөхтәрәм җәмәгать! Матди һәм физик мөмкинлекләре булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр булса да зөлхиҗҗә аенда Мәккәгә барып, хаҗ кылырга тиеш.

Без яшәгән шушы фани дөньяда һәркем үз алдында торган максатка таба хәрәкәттә. Һәрбер адәм баласы, үзенең хакыйкый асылын, аңа кайту юлларын эзли. Шушы эзләнүләр аны изге сәфәргә алып чыга. Бу — мөселманнар өчен фарыз булган биш гамәлнең берсе. Аның төп максаты – Аллаһ ризалыгы белән җәннәткә керү вә Аның дидарын күрү бәхетенә ирешү. Хаҗ ул – Аллаһка карата үзеңнең хәләл малың һәм җисемең белән гыйбадәт кылу. Аллаһы Тәгалә “Гыймран” сүрәсенең 97 аятендә әйтә: “… Көче җиткән кешеләргә Аллаһыга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз. Берәү хаҗның фарызлыгын инкяр итсә, көче җитеп тә хаҗ кылмаса, зарары үзенә…”

“Юлга чыкканда иптәшең үзеңнән яхшырак булсын”, — ди татар халык мәкале. Менә мин дә быел, Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә насыйп итеп, төркем башлыгы буларак шушы изге сәфәргә кузгалырга җыенам һәм дә сезне юлдашларым булырга чакырам. Теләүчеләр Гаилә мәчетенә (Җәүдәт Фәйзи ур., 2) яисә социаль челтәрләр аша минем белән элемтәгә керә ала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): “Кем Аллаһ өчен хаҗ кылса, хаҗ вакытында фәхеш сүз сөйләмәсә, гөнаһ эш эшләмәсә, хаҗдан анасыннан туган кебек пакьләнеп кайтыр”,- диде. Шушы мөһим гыйбадәтне җиренә җиткереп башкарып, вәгъдә ителгән әҗер-савапларга ирешсәк иде.

        Гаилә мәчете мәхәлләсе хаҗга кагылышлы бер бүләк әзерләргә ният итте. Изге сәфәр өчен махсус атап сәдака тартмасы куйдык. Хаҗ кылырга теләп тә, матди мөмкинлеге булмаган мәхәлләдәшләребезне барларга тотындык. Аллаһның рәхмәте белән, җыелган акчага шуларның берсен хаҗга җибәрәчәкбез.