Главная  →  РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН КЫРЫМГА СӘФӘРЕННӘН АЛГАН ТӘЭСИРЛӘРЕ БЕЛӘН УРТАКЛАШТЫ
РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН КЫРЫМГА СӘФӘРЕННӘН АЛГАН ТӘЭСИРЛӘРЕ БЕЛӘН УРТАКЛАШТЫ

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кырым Республикасы Бакчасарай районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр кысаларында ул Кырым мөфтие Хаҗи Әмирали Аблаев белән очрашты. Әңгәмәдә сүз ике дини оешма арасында хезмәттәшлекне ныгыту турында барды. Бакчасарайдагы мәчетне төзекләндерүдә ярдәм итү мәсьәләсе буенча да фикер алышу булды. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткереп, Кырым мөфтиятенә төрле өлкәләрдә ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде.
Кырымнан кайткач, Рөстәм хәзрәт сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты:
— Безнең Татарстан мөфтияте ярдәм итәргә алынган гыйбадәтханә Бакчасарайның 6 нчы микрорайонында урнашкан, бер манаралы, 300 кешелек җыйнак кына бер мәчет икән. Мәхәллә халкы да, аксакаллар да җылы каршы алдылар, килүебезгә бик шатландылар. “Без сезне инде күптән көтәбез, нишләп шулай озак килми тордыгыз? Сезнең белән аралашып яшисебез килә, чөнки тарихыбыз уртак, мәзһәбебез, телләребез бер”, — дигән үтенечләрен дә җиткерделәр.
Тагын бер теләкләре бар – алар шул мәчеткә Казан татарыннан булган имамның килүен көтәләр. Бакчасарай хакимияте башлыгы, кулдан килгәнчә, ярдәм итәрбез, баштагы вакытларда торырга урын да табарбыз, дип ышандырды. Без, тагын нинди ярдәм күрсәтик соң, дип сорагач, мәхәллә картлары, мәчеттә салкын, түшәмнәрен җылытасы иде, аннары тәһарәтханәдә җылы су юк, шуны ясап булмас микән, диделәр.
Сәфәребез кысаларында шулай ук Татарстан Президентының Кырымдагы даими вәкиле Руслан Шаяхмәтов белән дә очраштык. Бакчасарайдагы иске мәдрәсәләрне, хан мәчетен карадык, анысы Хан сарае янәшәсендә генә икән. Элек кырымтатар ханнарының резиденциясе булган Хан сарае – дөньякүләм әһәмияттәге тарихи-архитектура, мәдәният һәйкәле булып санала. Биредә кырымтатарларның тарих, мәдәният һәм сәнгать музее урнашкан. Музей директорының Казанда булганы бар икән, бик бирелеп Казан, Татарстан турындагы истәлекләрен яңартты. Бездәге тарихи объектларның торгызылуын, тәртипкә китерелүен хуплап, сокланып сөйләде ул. Кызганычка, Бакчасарайда, Кырымда бу юнәлештә әлегә берни дә эшләнми. Кырымтатарларның шундый бай мирасын сакларга Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәмен салсын.
Тарихи язмаларга караганда, ярымутрауга ислам динен Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сахабәләре алып килгән. Газы-Мансур дәрвишләр зиратында ерак җирләрдән ислам динен таратырга килгән сахабәләр җирләнгән, без шул каберлекләрне дә карап чыктык. Кырымтатарларның бу мөкатдәс җирләрне дә тәртипкә китерергә дигән теләкләре бар икән, моны бер бай татарыбыз үз өстенә алып, мөфти хәзрәткә вәгъдә бирде. Сүз уңаеннан әйтеп үтим әле, шушы саваплы эшкә кушылырга теләүчеләр булса, Татарстан Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итсеннәр иде, ярдәмнең артыгы юк… Россиядә беренчеләрдән булып без башлап җибәргән яңалыкларны тормышка ашыруда — уку-укыту стандартлары кертү, яңа дәреслекләр чыгару, мәдрәсәләрен Россия законнары буенча теркәтүдә дә кырымтатарларга ярдәм кирәк. Бу юнәлештә ике мөфтият арасында инде эш бара. Тиздән Казанда ислам мәгарифе мәсьәләләре буенча Россия мәдрәсәләре директорларының җыелышы булачак. Анда кырымтатарлар да чакырулы.