Главная  →  Статьи  →  РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН: «ХАТЫН ЧӘШКЕ ТУН КИЕП, ИРЕ ЯМАУЛЫ БИШМӘТТӘН ЙӨРСӘ – БУ ДӨРЕС ТҮГЕЛ»
РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН: «ХАТЫН ЧӘШКЕ ТУН КИЕП, ИРЕ ЯМАУЛЫ БИШМӘТТӘН ЙӨРСӘ – БУ ДӨРЕС ТҮГЕЛ»

Хәзрәт Азанда

Укучыларыбыз сорауларына Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә

        — Соңгы вакытларда хатын-кызларның башларын каплап йөрү мәсьәләсе тирәсендә шактый бәхәсләр бара. Коръәннән, сөннәттән моңа нинди дәлилләр бар?

— Бәхәсләр динебезне белмәүдән килә. Мөслимәләр, һичшиксез, башларын  каплап йөрергә тиеш. Моңа дәлилләр күп, менә шуларның кайберләре:

Коръәни Кәримнең “Нур” сүрәсенең 31 нче аятендә болай диелгән: “Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар. Аллаһ мөселман булган хатын-кызларны чәчләрен, муеннарын, беләкләрен, тубыкларын, югары чәлтерләрен, колак алкаларын, муенга таккан зиннәтләрен һәм беләзекләрен ят ирләргә күрсәтүдән тыйды, мәгәр бу әйтелгәннәрне үзенең иренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки үзләренең ир туганнарына, яки үзләренең балаларына, яки ирләренең балаларына, яки бертуган кардәшләренең балаларына, яки кыз туганнарының балаларына, яки мөселман булган хатыннарга, яки үзе хуҗа булган кол иргә вә кол хатынга, һәм шәһвәт куәте булмыйча, хатыннарга ихтыяҗы булмаган, фәкать хатыннар янына ашар-эчәр өчен генә килә торган ят ирләргә һәм хатыннарга якынлык кылырга көче җитмәгән, ягъни бәләгатькә ирешмәгән ир балаларга, шушы зекер ителгән кешеләргә чәчләрен, муеннарын, колак алкаларын, беләкләрен, беләзекләрен, балтырларын күрсәтсәләр гөнаһ булмас..” (Ногмани тәфсире).

Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылганча, бервакыт Әбү Бәкер кызы Әсмагъ (Аллаһ алардан разый булсын) Рәсүлуллаһ галәйһиссәлам янына кергән, ә аның өстендә юка, үтәкүренмәле кием булган. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аңардан борылган һәм: “Йә, Әсмагъ! Балигълыкка ирешкән кыз шуны һәм шуны гына күрсәтә ала”, — дип бармагы белән үзенең йөзенә һәм уч төпләренә төртеп күрсәткән (“Сөнән” Әбү Давыт, 4104; Әл-Бәйхакый “Әс-сөнән әл-көбра”, 7/86 (13274), 2/226 (3034), 6/165 (7796); әд-Дәйләми Әл-фирдәвес”, 5/377 (8482).

 

— Исламда музыка тыңлау рөхсәт ителәме?

Музыка тыңлау күпчелек ислам галимнәре тарафыннан хупланмый. Ни өчен дигәндә, музыка бит төрле була. Күңелдә шәһвәт, агрессия уята, нәфесне арттыра яисә күңел төшенкелегенә китерә торганнарын тыңларга ярамый. Көе, сүзләре  Аллаһка, Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм), ата-анага, ватанга мәхәббәт хисләре уята, рухи баета торган җырлардан зарар булмас, иншаллаһ. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дөңгер (бубен) кебек уен коралларында уйнап, күңел ачуны тыймаган. Ләкин һәрнәрсәдә чаманы белү кирәк. Фарыз гамәлләрне үтәмичә, дөньяңны онытып, мөкиббәт китеп музыка тыңлау юньлегә илтми.

 

        — Ата-ана рөхсәтеннән башка өйләнү шәригатьтә ничек бәяләнә?

— Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында әти-әниләр, вәлиләр ризалыгыннан башка никах укылса, безнең хәнәфи мәзһәбендә бу никах зина булып саналмый. Ләкин хупланмый, ата-ананы, гореф-гадәтләрне санга сукмау булып бәяләнә. Бәхетле, тәртипле гаилә корыйк дисәгез, башта ата-аналарыгызның фатихасын алыгыз.

 

        — Креветка (диңгез кысласы) безгә хәләлме?

— Безнең мәзһәбебез буенча креветка мәкруһ-тәхрими булып санала (мәкруһ-тәхрими – хәрамга якын тора), димәк, аны ашаган кеше гөнаһ кылган санала.

 

        — Ислам шәригате крематорийга ничек карый?

— Әгәр дә берәр мөселман гаиләсендә үлем-китем булса, динебез буенча соңгы юлга юып, кәфенләп, дөрес итеп озату аның балалары, туганнары, якыннары өстенә төшә. Соңгы елларда, зур шәһәрләрдә җирләү бик кыйммәт,  дигән сылтау белән крематорий ачу мәсьәләсен күтәрә башладылар. Ислам динендә мәетне җирләмичә яндыру – гөнаһ. Аны нәкъ менә зур шәһәрләрдә җирләү шарты тормый бит. Матди мөмкинлек булмаса, ераграк алып барып, авыл зиратларында җирләргә мөмкин.

 

        — Корбан аенда корбан чалучыларны авыллардан китерәләр, дип ишеттем. Ә алар арасында аракы эчеп йөреп, әле яңа гына айныган, акча эшләп калу нияте белән килүчеләр дә була икән. Аракы эчкән кешенең 40 көнгә иманы чыгып тора, диләр. Алар чалган дөрес булмас дип корбан итеп ашарга куркам.

— Пәйгәмбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәдис-шәрифендә, әгәр дә кеше аракы эчкән икән, аның 40 көнлек намазы кабул булмый, диелә, иманы түгел. Улбарыбер намазын укырга тиеш, вә ләкин савабы булмый. Корбан чалуга килсәк, монда чалучыга карата шундыйшартлар бар: бу кеше мөселман булып, ихрам хәлендә булмаска, исерек, мәҗнүн булмаска тиеш; корбанны “бисмилләһ — Аллаһу әкбәр” сүзләрен әйтеп бугазларга тиеш. Шушы шартлар үтәлә икән, ит хәләл санала, Аллаһ корбанны кабул итәр, дип өметләнәбез (бик дини, бик гыйлемле кеше чалганны да Аллаһ кабул итмәскә мөмкин бит). Шикләнәсез икән,безнең мәчеткә килегез. Аракы эчми торган кешеләрдән чалдырып бирербез.

 

        — Мин җәмәгать туклануы өлкәсендә эшлим, хуҗалар нинди ит кайтарта, шуны пешерергә мәҗбүрмен.Шикләнгәч, үзем ашамыйм, ә кешеләргә ашатам–менә шуның хөкеменнән куркам. Әллә эштән китәргә инде?

— Бу бик авыр мәсьәлә. Шул ук балалар бакчалары, мәктәпләрне, завод ашханәләрен алсак та, аларның барысында да хәләл ризык әзерләнми. Сез эштән китеп кенә анда вазгыять үзгәрми бит. Безгә бергәләшеп бөтен җәмәгать туклануы өлкәсендә хәләл ризыклар булдыру өстендә эшләргә кирәк. Җитәкчегезгә ипләп кенә аңлатып карагыз, бәлки, ярдәм сорапДиния нәзарәтенә дә мөрәҗәгать итәргәдер.

 

        — Хаҗда кылган намаз 10 мең намазга тора, диләр. Хаҗга барып, күп итеп намаз укысам, минем өстән казага калган намазлар төшәр микән?

— 10 мен дигәндә монда намазның әҗере турында сүз бара. Фикъһ гыйлеме буенча карасак, казага калган намазларны без бергә-бер укып бетерергә тиеш. Күбрәк нәфел намазлары укырга тырышсак, саваплары язылып,  Кыямәт көнендәАллаһы сүбхәәнәһү вә Тәгалә безгә рәхимле булыр, дип өметләнәбез.

 

        — Хәзерге ирләр арасында хатыннарын, мине тыңламасаң, мин дигәнчә булмаса, икенче хатын алам, дип куркытып торучылар бар. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) ир кеше беренче хатыны белән арасы яхшы булган очракта гына икенчене алырга ярый, дигән. Әллә мин ялгышаммы?

— Икенче, өченче, дүртенче хатын алу — Аллаһ рөхсәт иткән нәрсә; матди яктан тәэмин итеп тора аласың икән, өйлән, монда мөнәсәбәтләр шарт итеп куелмый. Әмма ир кешенең бу рәвешле хатынын “игәүләп”, куркытып яшәве шәригатькә сыешмый. Хатынын кыйнап, рәнҗетеп яшәсә, гөнаһлы була; үзендә шундый сыйфат сизсә, аңа гомумән, өйләнергә ярамый.

Икенче хатын алу мәсьәләсенә бик җиңел генә карамаска кирәк, чөнки бу — иргә өстәмә матди, социаль, психологик йөкләмә бит. Икенче, өченче хатынның да үз холык-фигыле, таләпләре…

 

— Хәзерге мөселман яшьләре бөтен тормышларын социаль челтәргә чыгарып салалар, аеруча мөслимәләр “шундый ир биргән өчен Раббыма мең шөкер” дигән сүзләр язып тутыралар. Хәзрәт, Сез моңа ничек карыйсыз?

— Хатын-кыз мактанырга ярата инде ул.Күз тию, көнчелек дигән әйбер бар. Күз тисә,гаиләдә тавыш-гауга башлана.Ә бит әйтәсе матур сүзләреңне иреңнең колагына пышылдасаң – шул да җитә. Социаль челтәрдә язуҗәннәтле дә итәргә мөмкин, гөнаһка да батырырга мөмкин, гаиләләрне таратып бетерергә дә мөмкин. Шуңа күрә саклансагыз хәерлерәк булыр.

 

        — Мөслимәләр ирләреннән нәфәка таләп итәләр икән, дип ишеттем. Нәфәка ни-нәрсә була ул?

— Нәфәка — сиңа кияүгә чыкканчы хатыныңныәти-әнисе ничек караган, тәэмин иткән — нәкъ шулай ук карау, тәэмин итү дигән сүз. Шуңа күрәегет кеше өйләнер алдыннан яхшылап уйларга тиеш: бу кызны атасы өендәге кебек тәэмин итә алачакмы ул?  Кызның нәфәка таләп итүе дөрес түгел, чөнки кияүгә үзе риза булып чыккан бит.Студентка чыккансың икән – ашыңда күбрәк суган булыр – ул моңа әзер булырга тиеш. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм), үзең ашаганны хатыныңа ашат, үзең кигәнне хатыныңа киерт, диде. Хатын -уылдык, ир каткан икмәк ашаса; хатын кыйммәтле тун киеп, ир ямаулы бишмәттән йөрсә — бу дөрес түгел. Шуңа күрә булганына канәгать булып, Аллаһтан бәрәкәт сорап дога кылырга кирәк.

 

— Заправкада, сез моны лотереяда оттыгыз, дип бияләйләр бирделәр. Бу хәләл булыр микән?

— Мин монда гөнаһ күрмим. Әгәр дә сез махсус лотерея сата торган җиргә барып, лотерея сатып алсагыз, бу дөрес булмас иде.

 

        — Улым йортлар төзеп сата. Кергән акчаны икенчесен төзүгә тота. Ул зәкятен чыгарырга тиешме?

— Әгәр дә аның бу шөгыле бизнес хисаплана икән, ул табыштан зәкят чыгарырга тиеш.

 

        — Ата-ана үз малын кыз балага бер өлеш, ир балага ике өлеш итеп васыять итеп калдырырга тиеш, дип ишеттем. Бу дөресме?

— Әйе, шәригать хөкеме буенча шулай тиешле, чөнки ир бала өйләнәсе, хатынын тәэмин итәсе кеше. Ә кыз бала кияүгә чыга да аны ире тәэмин итә.

Кайвакыт, мин бу баламны артыграк яратам, яисә бу балам мохтаҗрак, дип бар мөлкәтен бер генә балага калдыручылар да бар. Дин буенча өчтән бере генә шулай языла ала, калган мөлкәт балалар арасында бүленә. Ә инде татарның гореф-гадәте буенча йортны төпчек балага калдырасыз икән, утырып сөйләшеп, калган балаларның ризалыгын алып, моны үзегез исән чакта хәл итеп бетерергә кирәк.

«Мөселманнар», март-2017