Главная  →  Новости  →  РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН: «КАРДӘШЛӘРЕБЕЗНЕ ИФТАР АШЛАРЫНА, ТӘРАВИХЛАРГА ЧАКЫРАМ»
РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН: «КАРДӘШЛӘРЕБЕЗНЕ ИФТАР АШЛАРЫНА, ТӘРАВИХЛАРГА ЧАКЫРАМ»

Изге рамазан аеның бер атнасы инде узып та бара. Узган еллардагы кебек быел да республиканың байтак мәчетләрендә ифтар ашлары уздырыла, тәравих намазлары укыйлар, Коръән хәтем чыгалар. Рамазан ае дәвамында көн саен ифтар ашлары үткәрүче гыйбадәт йортлары арасында Гаилә мәчете дә бар. Анда көн саен 300 кешелек табын әзерлиләр.
— Аллаһы Раббыбыз шушы ифтар ашларын уздыручылардан да, анда катнашучылардан да разый булса иде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдис-шәрифендә китерелгәнчә, берәү ураза тоткан кешене ашатса, аңарга нәкъ шундый ук савап язылачак. Әлхәмдүлилләһ, аерым гаиләләр дә, бер-ике гаилә кушылып та мөселман кардәшләребез көн саен мәчетебездә авыз ачтыралар. Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен үзләренә. Шуны да әйтергә кирәк — бу әле мәчетебезнең икенче генә уразасы. Узган рамазан аенда без таравих намазларында Коръәнне укып чыгып, хәтем кылган идек, Аллаһы Раббыбыз кабуллардан итсен. Быел да ниятебез – Коръәнне тулысынча укып чыгу, Коръәнне Төркиядән килгән коръәнхафиз укый. Кардәшләребезне тәравихларга, бигрәк тә ахыргы тәравихларда хәтем догаларына чакырабыз. Хәзерге вакытта без Изге рамазан аеның әнә шундый ләззәтле мизгелләре, күркәм мәшәкатьләре белән яшибез, — ди Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.