Главная  →  Новости  →  РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ШӘРИГАТЬ ДӘРЕСЛӘРЕ АЛЫП БАРА
РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНДӘ ШӘРИГАТЬ ДӘРЕСЛӘРЕ АЛЫП БАРА

sharigatsharigat2

Гаилә мәчетендә Мөхәммәд Гашыйкның «Ислам шәригате» (Һәркемгә ирешерлек фикъһ мәсьәләләре (Имам Әгъзам Әбү Хәнифә Ногман бин Сәбит Әл-Куфи фикъһында) китабы буенча шәригать дәресләре башланды. Дәресләрне Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара.

Дәресләрнең вакыты да бик уңайлы: намазга җыелган кардәшләребез, ястүгә азан әйтелгәч, азан белән камәт арасында намаз гыйбадәте, тәһарәт, ислам хөкемнәре һәм башка мөһим сорауларга җавап ишетеп китә.

Узган сезонда шәригать дәресләре башлыча тәһарәт алу тәртибенә багышланган иде. Быел исә беренче дәрес җеназа намазы тәртибен өйрәнүдән башланды. Алга таба нәкъ сезне кызыксындырган сорауларга җавап бирү мөмкинлеге дә булачак.

Дәресләргә рәхим итегез, мохтәрәм дин кардәшләребез! Адресыбыз: Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт.