Главная  →  Новости  →  РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН ГАИЛӘ ДӘРЕСЕНӘ ЧАКЫРА
РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН ГАИЛӘ ДӘРЕСЕНӘ ЧАКЫРА

IMG_5767рустам

«Аксу компаниясе» ҖЧҖ Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның ГАИЛӘ ДӘРЕСЛӘРЕн туплаган Мр3-диск чыгарды. Нәрсә ул шәригать? Гаиләдә килеп чыккан проблемаларны ничек хәл итәргә?  Ата-анаңа, балаңа карата үзеңне ничек тотарга? Бу һәм башка сорауларга Рөстәм хәзрәт Изге Коръәнгә һәм Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сөннәтенә таянып җавап бирә. Хәзрәтнең өч еллык дәресләрен колачлаган дискны Гаилә мәчете каршындагы кибеттән сатып алырга була.

Исегезгә төшерәбез: Гаилә дәресләре атнаның һәр пәнҗешәмбесендә кичке сәгать 6 да башлана. Мәчетнең адресы — Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт.