Главная  →  Новости  →  РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН ЧИСТАЙ РАЙОНЫНА ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘР КЫЛДЫ
РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН ЧИСТАЙ РАЙОНЫНА ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘР КЫЛДЫ

Чистай2Чистай3ЧистайЧистай1

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җомга намазын Чистайдагы Иман мәчетендә уздырды. Җомгага 250 ләп мөселман кардәшебез җыелган иде. Рөстәм хәзрәт Аллаһтан курку галәмәтләре турында вәгазь сөйләде. Җәмәгатькә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен тапшырды.
Чистайга эш сәфәре кысаларында Рөстәм хәзрәт шулай ук Нур мәчетендә, Нур мәдрәсәсендә булды. Мәдрәсәдә гыйлем алучы шәкертләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде; район мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм район имамнары белән очрашып сөйләште.
Бүгенге көндә Чистайда барлыгы 5 мәчет — Нур мәчете, Иман мәчете, Әнәс мәчете, Ихлас мәчете, Әниләр мәчете эшли. Аларның барысында да азан әйтелә, биш вакыт намаз, җомга укыла.
Нур мәчетенә килгәндә, бу мәчет – тарихи, җамигъ мәчет. Быел җәй мәчеткә 200 ел тула. Нур мәчете совет чорында да Мәрҗани мәчете шикелле бер дә ябылмаган (тиздән ул Чистави мәчете булып йөртелә башларга мөмкин, Чистави укулары барышында мөфти Камил хәзрәт шундый тәкъдим белән чыккан иде). Биредә 49 ел дәвамында Мөхәммәдзакир ишан Камалов Чистави имам-хатыйб булып эшләгән. Ул Чистайда 2 нче гильдия купец булган. Бик күп биналар салдырган. Шул исәптән «Камалия» һәм «Әмирхания» мәдрәсәләрен төзеткән. «Камалия» мәдрәсәсендә 200-400 ләп ир-ат укыган. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта Дагыстаннан, Чечнядан да килеп укыганнар. Бүгенге көндә «Камалия» мәдрәсәсе ташландык хәлдә. Быел реставрация эшенә тотынырга җыеналар. «Әмирхания» мәдрәсәсе әлегә муниципаль карамакта. Ул озак еллар педучилищеның тулай торагы булып хезмәт иткән, яхшы хәлдә сакланган.
(Чистайга сәфәребез турында тулырак язма «Мөселманнар» газетасында урнаштырылачак)