Главная  →  Новости  →  РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН БИЕКТАУ РАЙОНЫ ӨМБЕ АВЫЛЫНДА МӘЧЕТ АЧУ ТАНТАНАСЫНДА КАТНАШТЫ
РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН БИЕКТАУ РАЙОНЫ ӨМБЕ АВЫЛЫНДА МӘЧЕТ АЧУ ТАНТАНАСЫНДА КАТНАШТЫ

%d3%a9mbe6%d3%a9mbe7%d3%a9mbe2
Биектау районының Өмбе авылында Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашында яңа мәчет ачу тантанасы булды. Өмбелеләрнең шатлыкларын уртаклашырга бәйрәмгә читтән бик күп кунаклар килде, илнең төрле тарафларында яшәп ятучы авылдашлары да кайткан иде. Изге Азан мәчете шыңгырдан торган бүрәнәдән, зәвык белән, заманча итеп төзелгән, залында берьюлы 80 ләп кеше намаз укый ала. Район имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин сүзләренә караганда, бу мәчет районда 49 нчысы икән; чыгышлары белән шушы авылныкы булган Роза һәм Хәсбиулла Вәлиевләр, аларның уллары Ирек һәм Рамил һәм кызлары Ләлә ханым гаиләләре акчасына төзелгән; эшне Әтнә районы Бәрәскә авылы егете Хәмит Хисмәтуллин бригадасы башкарып чыккан.
80-90 хуҗалыклы Өмбе авылының тарихында төрле чорлар булган: узган гасырның утызынчы елларына кадәр мәчете гөрләп эшләп торган, авыл халкы намазын, уразасын калдырмаган; мәчетнең манаралары киселгәннән соң, дәһрилек чорларында да ислам динен, гореф-гадәтләребезне саклап кала алганнар. Яңа мәчет янәшәсендә иске мәчет бинасыннан үзгәртеп корылган авыл клубы шул чорларның фаҗигасын искәртеп тора сыман. Дин иреге килгәч, авыл халкы Гает намазларын, җомгаларны күрше Ташлы Кавал авылына йөреп укыган. Читтә дини гыйлем алучылар да байтак икән, мәчет ачылышында кечкенә малайларның Коръән сүрәләрен укып бирүе авылның киләчәгенең өметле булуына ишарә. Тантанада чыгыш ясаган район хакимияте башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинның чыгышы да авылны сакларга чакырган бер нәсыйхәт иде.
Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен тапшырганнан соң, өмбелеләрнең шатлыгын уртаклашты.
— Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер хәдисендә, кем бу дөньяда мәчет салдырса, җәннәттә аңа шундый ук йорт әзерләп куелыр, диелә. Бер сум, ике-ун сум садака биргән, шушы мәчет төзелешенә хезмәте кергән һәркемнең кесәсендә җәннәткә билет бар, дигән сүз бит бу. Ә садака 2 төрле була. Мескеннәргә бирсәк, фәрештәләр аның әҗер-савабын язып торыр, ди. Икенче төрлесе – без бу дөньядан киткәч тә даими савап язылып торганы – садакаи-җария дип атала. Бу мәчет мөселманнарга күпме хезмәт итсә, аның өчен шулкадәр савап язылып торыр, иншаллаһ. Әмма шунысын да онытмасак иде — әгәр ябык торса, аның ишегендә амбар йозагы эленеп торса, мәчет бөтен авыл халкына ләгънәт укып торачак. Бу – бик куркыныч, җәмәгать, — дип, Рөстәм хәзрәт динсезлек елларында милләтебез өстенә күпме фаҗигалар ишелеп төшүен искәртеп узды. – Намазларга йөрегез, каникулларда балаларны җыегыз, мәчетне буш кына тотмагыз, — диде ул.
Рөстәм хәзрәт күркәм традиция буенча Изге Азан мәчете имамы Хәсбиулла хәзрәт Вәлиевкә яшел чапан бүләк итте. Хәсбиулла хәзрәт: “Кара, таман гына”, — дип чапанны киеп алгач, Казаннан килгән мәртәбәле дин әһеленә, Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Аннары бергәләп мәчет ишегенә аркылы сузылган тасманы кистеләр, бу вакытта бар халык тәкбир әйтеп торды. Аннары ике рәкәгать мәчет намазы укылды. Өйлә намазы алдыннан Өмбе халкына сөйләгән вәгазендә Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бүгенге җәмгыятьтә мөселманнарны борчыган мәсьәләләрне күтәрде.
— Төрле социаль проблемалар белән очрашып торабыз. Ә бит Коръәндә, ислам динендә бөтен сорауларга җавап бар… Элекке мәчетләребез намаз уку урыны гына түгел, мәгариф, мәдәният учагы, авылның йөрәге булып торганнар. Хәзер бөтен мөмкинлекләр бар, инде дә сәбәп табып намазларга йөрмәсәгез, Аллаһ каршына баскач, ни дип җавап бирербез. Муллаларны хөрмәт итегез. Чөнки алар өстендә зур җаваплылык, җәмәгать. Берәр мәхәлләдәштән Аллаһы Тәгалә, ник намаз укымадың, дип сораганда, тегесе, мин белмәдем дисә, шул җирлектәге имамнан сорау булачак. Шуңа күрә хәзрәтегез вәгазьләсә – аны тыңлагыз, мәчеткә йөрегез. Менә бер газета болай язган, теге канал болай дип сөйләде, димәгез, муллагыз әйткәне дөрес.
Аннары хәзрәт исламда гыйлем алуның фазыйләтләренә тукталды: “Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер хәдисендә, бишектән алып ләхеткәчә гыйлем алыгыз, диелә. Өлкән яшьтәгеләр кайчак, хәзрәт, өйрәнүен өйрәнәбез дә башта калмый бит, дип зарлана. Ун хәрефе калмаса, берсе барыбер калыр, өйрәнүдән генә туктамагыз, дим. Аллаһы Тәгалә һәр хәреф өчен савабын язачак, авырлык белән өйрәнсә, күбрәк тә язылачак. Хәзрәтләргә шундый үтенечебез бар: өлкәннәрне дә, балаларны да укырга чакырыгыз. Сез укытмасагыз, алар интернеттан өйрәнә башлыйлар, ә анда шайтан да укыта.
Күп еллар төрле җаваплы вазыйфалар башкарган Марс әфәнде Алиев Рөстәм хәзрәткә шундый эчтәлекле вәгазе өчен өмбелеләр исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. Аннары авылда, районда соңгы елларда тормышның матди яктан да, рухи яктан да нык алга китүе турында сөйләде. Оныкларының Коръән укуларына куануын да яшермәде, киләчәгебез өметле күренә, бердәм тату, дус мәхәллә булып яшәргә чакырды.
Ул арада өйлә дә якынлашкан иде. Шушы авыл егете Ришат Мәшрапов матур итеп азан әйткәннән соң, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Өмбедә, Изге Азан мәчетендә беренче тапкыр җәмәгать намазы укытты.
***
Роза абыстай Вәлиева:
— Мәчет ачылу һәммәбез өчен дә зур шатлык. Инде менә уку-укыту эшләрен җайга салырга кирәк. Мин үзем Биектауда Гафиятулла мәчетендә укытам, шәкертләремнең байтагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, инде үзләре дин гыйлеме тараталар. Әле көчебез, сәламәтлегебез булганда, Өмбедә дә өлкәннәрне, балаларны җыеп укытырга ниятләп торам.
Зәйтүнә Нигъмәтҗанова:
— Минем әтием шушы авылныкы, әни күрше Ташлы Кавалдан. Казанда туып үссәм дә шушы шатлыклы вакыйгадан читтә кала алмадым. Үзем Диния нәзарәтендә эшлим. Мөфти хәзрәт исеменнән Өмбе һәм Ташлы Кавал авыллары мәчетенә, Өмбе авылының хөрмәтле абыстае Разыя апага “Хозур” нәшриятында басылып чыккан Коръән басмаларын тапшырдым. Авылдашларга файдалы гыйлемнәр алырга, саваплы гамәлләр кылып яшәргә насыйп булсын.
Динә Шәрифуллина:
— Без гаиләбез белән Өмбегә Үзбәкстаннан кайтып төпләндек. Урамыннан узганда ак яулыклы әбиләрне күрүгә, шушы авылда урнашып калыйк, дидем. Әлхәмдүлилләһ, улларым, кызларым – барыбыз да намазлы. Улым Ришат мәчеттә азан әйтә, оныкларым да яттан Коръән сүрәләрен укый. Мәчет ачылуга шулкадәр сөендек – бәйрәмгә Шәмәрдәннән Алсу кызым килеп җитте, Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укучы оныгым Фәридә дә кайтты.

Нәүбәһар Кәбирова