Главная  →  Новости  →  РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН ӘЛМӘТКӘ СӘФӘР КЫЛДЫ
РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН ӘЛМӘТКӘ СӘФӘР КЫЛДЫ

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Әлмәт районы мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул җәмигъ һәм башка мәчетләрдә, мәдрәсәдә булды.

Имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, җирлектәге имамнар, Р.Фәхретдинов исемендәге мәдрәсә шәкертләре белән очрашты. Аларга мөфти хәзрәтләренең сәламнәрен җиткереп, дини эшчәнлек алып бару хакында сөйләште.