Главная  →  Статьи  →  Рәхмәт сезгә, абыстайлар
Рәхмәт сезгә, абыстайлар

                             

 

Бу сүзләрне күптән үзләренә әйтергә җыенып йөрсәм дә, һич җаен таба алмыйм. Чөнки, оятыма күрә, мин абыстайда укымадым, аларның бер генә дәресләрендә дә утырганым юк, һаман чабуымнан нидер тотып тора. Әмма мин аларга бүгенге көндә Коръән укый белә торган, дини гыйлеме булган милләттәшләрем өчен бик рәхмәтле.

Сүзем мәчетләрдә ислам дине дәресләрен укытучы абыстайлар турында. Ялгышмасам, инде менә утыз елдан артык дини яктан артта калган халкыбызга гыйлем бирәләр алар. Мин шактый борынгы кеше – “рәхим итеп, рәхәтләнеп укытыгыз” дип тормаган елларны да хәтерлим. Беренче абыстайлар шәкертләрен Мәрҗани мәчете подвалына җыялар иде. Ахирәтем Зәйнәп: “Зал халык белән шыгрым тулы, урын җитми”, — дип кайта торган иде дәрестән. Аннары “Нурулла”га, башка мәчетләргә дә җыелыша башладылар. Ул чакта хәзерге кебек шартлар юк, китап-дәреслекләр, программа-фәлән турында әйткән дә юк – иң мөһиме гыйлемгә сусаган халык бар, аларның күбесе бүген үзе абыстай булды.

Аллага шөкер, динсез-кыйбласыз, гыйлем-гамәлсез яшәргә ярамаганлыкны аңлаган халык елдан-ел арта бара. Һәм әле дә ликбезны татар абыстайлары җитәкли.

Төрле кеше бар бит, кайчакларда алар турында яратмыйчарак та әйтеп куялар. Бер начар сүз дә әйтмәгез, бер кырын караш та ташламагыз абыстайларга! Алар абруй казану өчен яисә матди якны кайгыртып түгел, бары тик Аллаһ ризалыгын алу өчен, үзләрендәге гыйлем белән бүлешергә тиешлекне аңлаганга күрә йөриләр. Һәм иң кызганычы шул — диндә әйдәп баручы татар ир-атлары аз булганга бу вазифа алар җилкәсенә калды (хатын-кызда бит милләтне саклап калу инстинкты көчле, диненнән язган милләт – нинди милләт ди инде ул?). Ә бит күбесенең үз мәшәкате дә хәттин ашкан: динсез ирне дин юлына бастыру, балаларын-оныкларын шәригать кушканча тәрбияләү дә алар өстендә. Аллаһы Раббыбыз сезгә шушы юлда көч-куәт, сәламәтлек бирсен, әҗер-савапларын язсын, хөрмәтле абыстайлар! Киләчәктә дилбегәне иманлы-гыйлемле татар ир-атларына ышанып тапшырырга насыйп булсын!

                                                       

                                                   Миңзифа ЯППАРОВА,

                                                     пенсиядәге укытучы

«Дин вә мәгыйшәт»