Главная  →  Новости  →  Рәфыйк Мөхәммәтшин: «ЭЛЕК МӘЧЕТЛӘР ДИН БЕЛӘН БЕРГӘ МИЛЛӘТНЕ ДӘ САКЛАГАН»
Рәфыйк Мөхәммәтшин: «ЭЛЕК МӘЧЕТЛӘР ДИН БЕЛӘН БЕРГӘ МИЛЛӘТНЕ ДӘ САКЛАГАН»

27776979
Белгәнебезчә, октябрь аеннан республиканың барлык мәчетләрендә дини курслар башлана. Ел саен аларда 20 меңләп кеше башлангыч ислам гыйлемен ала, аларга 1500 мөгаллим белем бирә. Дини тәрбия бирүне камилләштерү максатыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан “Мәчетләр каршындагы курсларда дини тәрбия бирү программасы” расланды. Курслар өчен бердәм уку әсбабы әзерләү бурычы да куелды. Бу эш ничек алып барыла? Гомумән, ислам мәгарифендә быел нинди яңалыклар көтелә? Шул хакта без Татарстан мөфтиенең мәгариф эшләре буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән әңгәмә кордык.
— Соңгы елларда Диния нәзарәте тарафыннан бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Ник дигәндә, мәчетләр каршындагы курсларга 20 меңләп кеше йөри, димәк, шул кадәрле кеше әлеге курслар аша ислам дине турында башлангыч мәгълүматны ала, намазга баса, дигән сүз. Менә нинди зур җаваплылык бу курслар өстендә! Курсларда укучыларны дәреслекләр, уку әсбаплары белән тәэмин итүнең мөһимлеге турында без, әлбәттә, күптән уйлый идек. Элек тә аларның программалары бар иде, ул программаларны яңарттык, хәзер инде шулар нигезендә дәреслекләр әзерлибез. Әлеге әсбапка гакыйдә, фикъһ, ислам тарихы, әхлак кебек дисциплиналар кертелде. Ә тәҗвид, Коръәнне дөрес уку буенча китап бастыру көтелә. Балалар һәм өлкәннәр өчен татар телендә, аерым дәреслекләр әзерләнә. Алар инде язылып бетте, хәзерге вакытта редакцияләү бара. “Хозур” нәшриятында басылып, 1 октябрьгә — курслар ачылышына әзер булыр дип уйлыйбыз.
Дәреслекләрне шул өлкәдә тәҗрибәләре булган дин белгечләре эшләде. Балалар дәреслеге буенча программаны Камил хәзрәт Вәлиуллин әзерләгән иде. Ул озак еллар буе “Госмания” мәктәбе директоры булып эшләде, хәзер Казан нуры мәчете каршындагы курсларны җитәкли. Өлкәннәр өчен дәреслек әзерләү буенча оештыру, редакцияләү эшләрен Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин алып барды, чөнки аларда мәчет каршындагы курслар эше яхшы дәрәҗәгә куелган.
Беренче чиратта ул дәреслекләрне остазларга өләшербез дип уйлыйбыз. Укучыларга исә 20 мең комплект дәреслекне бушлай таратып булмастыр, һәрхәлдә, аларны сатып алу мөмкинлеге карала.
— Россия ислам институтында, Казан ислам университетында укырга кабул итү инде төгәлләнде. Үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?
— Россия ислам институтына (РИИ) без елдагыча шул ук белгечлекләргә кабул иттек. РИИ тәмамлаучылар дәүләт дипломнары алып чыгалар, аккредитациябез бар. Теология буенча бакалаврлар һәм магистрлар, лингвистика буенча бакалаврлар, магистрлар, икътисад буенча бакалаврлар әзерлибез. Ислам журналистикасына килгәндә, быел безнең беренче чыгарылыш булды, дөрес 3 кенә белгеч чыкты. Яңа уку елына исә 10 кеше кабул ителде. Бездә читтән торып уку бүлеге дә бар, һәр юнәлешкә 50 ләп кеше тупланды. Теология юнәлешендә магистратурага быел хәтта шактый зур конкурс булды.
Кабул итү кампаниясе елдагыча узды дип әйтергә мөмкин. Әлбәттә инде, беркем өчен сер түгел, дини мәгариф системасында — мәдрәсәләрдә дә, югары уку йортларында да дәүләт уку йортлары белән чагыштырырлык дәрәҗәдә бер урынга 8-10 ар кеше дәгъва кылмый. Чөнки дини уку йортын тәмамлаган яшь белгеч имам булып барса, аның эш хакы да юк, социаль проблемаларны да үзенә хәл итәсе. Шулай да дини юнәлеш буенча шактый зур төркемнәр тупладык, бигрәк тә татарларыбызның берсен дә борып җибәрмәдек инде. Әмма шунысы да бар, кабул иткән студентларның яртысы ел дәвамында төшеп калырга мөмкин, чөнки мотивация төрле: армиядән качып калу өчен килгәннәре дә бардыр инде, тулай торагы бар, шунда яшәрмен, дип уйлаучылары да. Белеме ягыннан да, әхлагы ягыннан да, безнең өчен бик мөһим булган мотивациясе ягыннан да сайлап алып, “мин менә дин өлкәсендә эшләргә әзер” дигәннәреннән бер ел эчендә үзебез өчен мөһим төркемне туплыйбыз.
— Укуларын тәмамлагач, күпмесе дин өлкәсенә бара? Сездә андый мәгълүматлар бармы?
— Узган ел 40 лап студент кабул иткән идек, икенче курска 20 ләбе калды, чыгарылышка тагын бераз кимеде. Бер курстан соң укып калсалар, димәк, алар бар яктан да дин өлкәсендә эшләрлек белгечләр инде, имам итеп җибәрергә дә була үзләрен, алга таба укытырга да мөмкин. Мәсәлән, Казан ислам университетын (КИУ) тәмамлаучылар арасында укуларын Мисырда, Иорданиядә һәм Мароккода дәвам иттерүчеләр бар. Без дин өлкәсендә дә эшләсеннәр дип тырышабыз, әлбәттә, Диния нәзарәте дә, мәхәлләләрне имамнар белән тәэмин итәргә кирәк, дигән мәсьәләне куя. Республикада тагын 9 мәдрәсә бар, имамнарны алар да әзерләргә тиеш. Ә безнең бурыч — күбрәк мөселман зыялыларын әзерләү, шуңа күрә магистратурада укыту юнәлешендә дә, чит илләрдә укыту буенча да эш алып барабыз. Менә Болгар ислам академиясе (БИА) ачылгач, ул проблеманы хәл итү тагын да җиңелрәк булачак. Академияне тиешле дәрәҗәдә эшләтеп җибәрә алсак, магистрлар һәм докторлар әзерли башларбыз, дип өметләнәм.
— Хәзерге вакытта Болгар ислам академиясендә ниләр эшләнә?
— Аның бинасы бик тиз салына, инде корпуслары әзер дияргә дә мөмкин, салкыннарга кадәр түбә астына да керер. Алдагы уку елында Болгар ислам академиясе өчен программалар әзерләп, укытучыларны билгеләп бетерергә тиешбез. Россиядә академиядә укытырлык укытучылар юк дәрәҗәсендә, шуңа күрә аларны чит илдән китертергә туры киләчәк. Студентларны да барларга тиешбез. Озакламый инде БИАның ректоры да билгеле булыр. Хәзерге вакытта, мөфтинең мәгариф эшләре буенча урынбасары буларак, аның эше белән күбрәк мин шөгыльләнәм. Әлбәттә, алга таба да бергә-бергә эшләрбез, дип уйлыйм. Яшьрәк, мәсьәләләргә яңача карый торган ректор куелса, безгә – Диния нәзарәтенә дә җиңелрәк булыр иде. Кандидатурага килгәндә, академия магистрлык, докторлык диссертацияләрен башкаручы уку йорты булачак бит инде, шуңа күрә, әлбәттә, бер яктан яшь булса, икенче яктан ул гыйлемле кеше булырга тиеш. Бездә бар андыйлар. Дин өлкәсендә шактый тәҗрибәле, яхшы дини белем алган, фәннәр кандидаты булган яшьләр минем шәкертләрем арасында да бар. Әмма әле оештыру тәҗрибәсе дә кирәк бит, проблеманы гомуми күзаллау да кирәк, ректор билгеләү әнә шуңа озаккарак сузылды инде, чөнки сайлап алу авыр…
Безнең иң мөһим проблемаларның берсе – абитуриентлар барлау. Кызыксындыру да булырга тиеш, әлбәттә, чөнки барыбер яшьләрдә чит илләргә омтылу бар. Академиягә укырга килегез, бездә шундый программалар, шундый остазлар була, дип ел дәвамында эш алып барырга җыенабыз. Чит илләрдән укытучылар чакырып, алар яшьләргә кыскача курслар укыячак. БИАда укыту гарәп телендә дә алып барылачак. Ә гарәп телен тиешле дәрәҗәдә белмәгән кешегә анда уку шактый авыр булачак, чөнки академиядә магистрлык, докторлык диссертациясе язганда, беренче чиратта, алар үзебезнең татар иҗтимагый фикере, татар илаһият гыйлеме чыганакларын өйрәнерләр, дип өметләнәбез. Ә XX гасыр башына кадәрге хезмәтләр бөтенесе дә гарәп телендә язылган. Аларны барлау өчен гарәп телен белү бик мөһим. Аннан соң инде чит ил укытучылары укытса, аларны тәрҗемәчесез тыңларга кирәк булачак. Шуңа күрә абитуриентларның гарәп телен белүләре түбән дәрәҗәдә булса, телне өйрәтүне ел дәвамында алып барырга туры киләчәк. Болгар академиясе менә шушы юнәлешләрдә эшен башлый.
— Рәфыйк әфәнде, Диния нәзарәтенең күптән түгел узган пленумында мөфти хәзрәтнең җомга вәгазьләрен татар телендә генә укырга дигән тәкъдиме хупланды. Моңа карата матбугатта шактый бәхәсләр дә күтәрелде. Шул уңайдан Сезнең фикерләрне дә ишетәсе килә.
— Дөресен генә әйткәндә, Татарстанда бу өлкәдә ниндидер зур хәл ителмәслек проблема юк иде, чөнки бүгенге көндә безнең районнардагы бөтен мәчетләрдә дә вәгазьләр татарча укыла. Казанның 1-2 мәчетендә — Борнай һәм Әниләр мәчетендә генә җомга вәгазьләрен русча сөйлиләр иде. Әниләр мәчетендә, аңлашыла инде, безнең шәкертләр практика уза. Читтән килгән шәкертләребезнең йә татарчасы начар, йә башка милләттән булгач, бөтенләй белмиләр, шуңа күрә алар русча сөйлиләр иде. Әмма, бу проблема Татарстанда кискен тора, дип әйтеп булмый. Диния нәзарәте рәисе пленумда татарча вәгазь укуны ассызыклап, басым ясап әйтте һәм без аны хупладык.
Монда шуны аңларга кирәк: вәгазь җомга намазы алдыннан сөйләнә, ул җомга намазының төп шартларының берсе түгел. Шуңа күрә, вәгазьне татарча укып, кешенең дини мәнфәгатьләрен үтәү өчен мөмкинлек бирелми, дип әйтә алмыйбыз. Чөнки җомга намазына килгән кеше җәмәгать белән 2 рәкәгать намазны укып, гарәпчә хөтбә тыңлый да, догасын кыламы-юкмы — ул инде аның бөтен шартларын үтәгән була. Һәм шуңа күрә дә татарча вәгазь уку биредә кешенең дини ихтыяҗларын, мәнфәгатьләрен кысрыклауга кайтып калмый. Вәгазь татарча гына сөйләнәчәк икән, дип матбугат чараларында бик күп сүз алып баралар, әмма җомга намазы шартларының беркем өчен дә бозылмавын аңласалар, проблемага башкачарак карый башларлар иде.
Җомгага килгән бөтен кеше вәгазьне аңламаячак, дигән фикерләр дә ишетелде. Моңа карата мөфти хәзрәт үз сүзен әйтте инде — мәчетләрдә татар теле дәресләре алып барылачак. Безнең алга бу бурыч куелды, көзгә таба мәчетләр каршында татар теле курслары ачу турында сүз алып барачакбыз. Татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы аша Казан федераль университеты студентларын, яшьләрне җыеп, әлеге мәсьәләне хәл итәргә керешербез, дип уйлыйм.
Аннары мәчетнең бөтен эшчәнлеген җомга вәгазьләре сөйләүгә генә кайтарып калдырырга ярамый, җәмәгать. Рус теллеләр өчен җомга көнне булмаса, башка көннәрне дә мәчетләрдә лекцияләр укырга мөмкин бит. Үз чыгышымда мин дә әйттем: “Хәзрәтләр, әйдәгез, сез үзегезнең бөтен проблемаларыгызны җомга көнне генә хәл итеп калырга тырышмагыз”. Тел төпләре аңлашыла инде кайберләренең, без бит җомга вәгазьләрендә бөтен проблемаларны, террорчылык-экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләрен дә күтәрәбез, халык тыңлый, диләр. Болар хакында башка көнне дә сөйләшергә мөмкин бит инде һәм кирәк тә. Шуңа күрә мәчетне, җомга көнне җыелып, җомга намазы уку урынына гына кайтарып калдырырга ярамый. Мәчет бит ул шаулап-гөрләп торырга тиеш. Яшьләребез мәчеткә йөрсен, анда үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапсын! Әгәр дә җомга вәгазен тыңлап та аңламый кайтып китсә, башка көнне килсен!. Имам яшьләр белән эшләргә һәрвакыт әзер булырга тиеш. Җомга вәгазен аңламаса: ”Хәзрәт, менә мин моны аңламадым, минем татарчам юк, мин татар түгел, минем сорауларым бар”, — дип, мәчеткә яңадан килү өчен бу аңа бер сәбәп тә булачак әле. Мин моны мәчеттә эшне җанландыруның бер юлы дип тә күрәм.
Имамнарыбызны татар теленә өйрәтергә, һичшиксез, кирәк. Менә без дә үзебездә татар теле кафедрасы ачтык, бер ел эшләдек инде. Чөнки имамның эшчәнлеге, әйткәнемчә, мәчеттә вәгазь укуга гына кайтып калмый, аның көндәлек эшләре дә бар. Ярый, мәчеттә ул русча сөйләде ди вәгазьне. Әмма ләкин татар гаиләсенә килеп, мәрхүмнең 3 сендә, 7 сендә, 40 ында, Коръән мәҗлесләрендә русча сөйли башласа, ул имамны башка беркайчан да өйләренә чакырмаячаклар. Татарлар өчен мәҗлес теле ул — татар теле.
Аннары татар теле ислам диненең асылын ачып бирү өчен дә мөһим. Коръәндә дә бит Аллаһы Тәгалә: “И кешеләр, Без сезне ир вә хатыннан яраттык, вә сездән халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танып белер өчен. Дөреслектә, Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез – тәкъвалырак булганыгыз. Дөреслектә, Аллаһ һәр нәрсәне белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар” (“Хүҗүрат (Бүлмәләр) сүрәсе”, 49:13 нче аять), — ди. Аллаһы Тәгалә һәрбер халыкка үз телендә аңлату өчен пәйгамбәрләр җибәргән. Ислам динендә милләт юк, дип сөйләп йөрүчеләр хаклы түгел. Ата-бабаларыбыз гасырлар буе дин белән милләтне бергә алып барганнар, аңлатканнар һәм мәчет динне генә түгел, милләтне дә саклауның бик мөһим бер урыны булып торган. Революциягә кадәр Үзәк Россиядәге бик күп мәчетләр татар мәчетләре булган. Кызганычка, бүгенге көндә татар байлары салдырган ул мәчетләргә башка милләт вәкилләре кереп тулган инде…
— Бу теманы зыялылар да күтәреп алды. Күбесе мөфти Камил хәзрәтнең тәкъдимен хуплап чыкты. Ә татарча вәгазь сөйләүгә шикләнеп караучылар йә үзләре татар телен белми, яисә алар хәзер татарча укылган вәгазь теленнән канәгать түгел. Рәфыйк әфәнде, элеккеге җырлап торган вәгазь телен кире кайтарырга кирәк, дигән фикергә Сез ничек карыйсыз?
— Әлбәттә, безнең чыганакларның, революциягә кадәрге дини китапларның телләре бүгенге телебездән аерылып торган. Мин үзем революциягә кадәр чыккан дин әһелләренең хезмәтләрен, әйтик, Риза Фәхретдинне, Галимҗан Барудины һәм башкаларны шактый күп укыган кеше. Бүгенге көндә гади халыкка аларны уку шактый катлаулы. 1905 елгы революциядән соң татар теле нык үзгәргән, гади халык теленә якынлашкан. Шуңа күрә бүгенге көндә нинди дә булса аерым вәгазь теле уйлап чыгарырга кирәк түгел. Вәгазьләр халыкка аңлашыла торган камил, матур бүгенге әдәби татар телендә сөйләнергә тиеш. Хәзрәтләребезнең белем дәрәҗәләре югары булып, безнең ата-бабаларыбызның дин өлкәсендәге хезмәтләрен белергә, аларның тел үзенчәлекләрен аңларга тиеш. Ләкин ул чыганакларда ничек язылган – шулай яңгыратсалар, аларны беркем дә аңламаячак.
Бүгенге көндә Коръәннең дә бездә матур әдәби телдәге тәрҗемәсе юк дип әйтергә мөмкин. Татарча Коръән тәфсирләре бар-барын – Ногмани, Хәмиди тәфсире… Әмма аларның телләре XX гасыр башы теле, аларны уку шактый авыр, кайбер сүзләренә төртеләсең. Бу юнәлештә Диния нәзарәте колачлы эш алып бара, “Хозур” нәшриятында Коръәннең татар һәм рус телләренә тәрҗемәләре әзерләнә. Шул үрнәктә безгә матур әдәби татар телле вәгазьләр дә кирәк, ул вәгазьләрдә революциягә кадәр дини терминология файдаланылырга тиеш. Ягъни бүгенге көндә дин әһелләренең төп бурычы – безнең әдәби татар телебезне дини терминология белән баету.
Әңгәмәдәш – Нәүбәһар Кәбирова,
«Дин вә мәгыйшәт», август-16