Главная  →  Статьи  →  РӘҖӘБ АЕНА — АЛЛАҺ АЕНА КЕРДЕК
РӘҖӘБ АЕНА — АЛЛАҺ АЕНА КЕРДЕК

l2_NO8MvVHY

Пәйгамбәребез Мөхәммәд  галәйһиссәлләм бер хәдистә болай дип әйткән: “Рәҗәб – Аллаһның ае, шәгъбан – минем аем, ә рамазан – өммәтемнең ае”. Берәү  Пәйгамбәребез галәйһиссәлләмнән сораган: “Йә Рәсүлуллаһ, ни өчен рәҗәб – Аллаһ ае соң ул?” Рәсүл әкрам галәйһиссәлләм болай дип аңлаткан: ”Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошманнарның кулларыннан коткарган”.

Рәҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһы Раббыбыз савапларны арттырып бирә. Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу, “Ихлас” сүрәсен ешрак уку күркәм гадәт булып тора (быел рәҗәб аеның беренче көне 8 апрельгә туры килә).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлләм рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган кичтә уяу булырга киңәш иткән. Бу — Рәгаиб кичәсе, сөекле Пәйгамбәребезнең әтисе Габдулла белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре.