Главная  →  Новости  →  ПУТИН: «ТӨП БУРЫЧ — ДИНИ ҺӘМ МИЛЛИ ҖИРЛЕКТӘ ЭЧКЕ КОНФЛИКТЛАРНЫ БУЛДЫРМАУ»
ПУТИН: «ТӨП БУРЫЧ — ДИНИ ҺӘМ МИЛЛИ ҖИРЛЕКТӘ ЭЧКЕ КОНФЛИКТЛАРНЫ БУЛДЫРМАУ»

putinБүген РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама белән чыкты. Юлламаның милләтара һәм динара мөнәсәбәтләргә кагылышлы өлешендә Президент: «Бүген хәтта иң тыныч саналган илләрдә дә дини, милли яки социаль җирлектә эчке конфликтларның арта баруы зур борчылу тудыра. Миграция китереп чыгарган проблемалар фонында әлеге конфликтлар тагын да актуальләшә. Тарих биргән сабаклар татулык һәм гражданлык килешүе өчен кирәк, үткәндәге бүлгәләнүләрне бүгенге тормышка алып керергә ярамый», — дип белдерде.
Президентның Федераль җыенга еллык Юлламасында дәүләтнең якын киләчәккә үсеш юллары билгеләнә. Бүгенге юллама — Яңа Россия тарихында 23 нчесе.