Главная  →  Новости  →  ПЕРМЬДӘ МӘЧЕТ ТӨЗҮГӘ КАРШЫ ЧЫККАННАР
ПЕРМЬДӘ МӘЧЕТ ТӨЗҮГӘ КАРШЫ ЧЫККАННАР

Узган шимбәдә, ягъни 10 декабрь көнне Пермь шәһәренең “Данилиха” микрорайоны халкы мәчет төзүгә каршы чыгып, митинг уздырган, дип хәбәр итә tatar-inform.tatar  мәгълүмат агентлыгы. Анда 60 ка якын кеше катнашкан. Митингта әлеге территориядә мәчет төзүгә каршылардан имза да җыелган.

Митингны оештыручы Татьяна Кротова төзелешкә каршы булуын микрорайонда балалар бакчалары һәм мәктәпләр, хастаханәләр җитмәү белән бәйләп аңлаткан. Тагын бер активист Александр Вахрушев фикеренчә, мәчет төзелгәч, аның тирәсенә мигрантлар җыелып, үзләренең кечкенә диаспораларын булдырып, җирле халыкны кысрыклый башлаячак.

Пермь краеның Төбәк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Габделкәрим хәзрәт Миндубаев шәһәрдә мәчетләр саны җитмәвен, бәйрәмнәр вакытында мөселманнарның мәчетләргә генә сыймыйча, урамнарга тулып, аларны ябарга туры килүен белдергән. Аның сүзләренчә, Пермьдәге мөселманнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, 1,5 мең кеше сыярлык тагын 2 мәчет төзү кирәк.

Мәгълүм булганча, Пермь шәһәрендә 5 мәчет исәпләнә. 

Крайда ике мөфтият (Үзәк Диния нәзарәтенә һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәтенә караган дини оешмалар) эшли.