Главная  →  Статьи  →  ПӘЙГАМБӘРЛЕК
ПӘЙГАМБӘРЛЕК

Мөхәммәд галәйһиссәлам пәйгамбәрлек иңдерелгәннән элек үк бабалары Ибраһим һәм Исмәгыйль галәйһиссәламнәрдән калган кайбер яхшы гадәтләрне үти иде, моннан башка эшләрдә дә фитра сәлимә кушканча хәрәкәт итә һәм дөрес акылы илә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәттә була иде.
Мөхәммәд галәйһиссәлам кырык яшенә җиткәндә серле хәлләр була башлады. Һәм бу хәлләр гадәттән тыш дәвамлы булды. Бу серләрнең башы төшләр иде. Мөхәммәд галәйһиссәлам күргән төшләре барысы да ачык һәм дөрескә чыга иде. Моннан соң ул халыктан ерагаеп, аулак урыннарда үзен яраткан Аллаһыга гыйбадәт кыла, туры бер динне эзли һәм кавеменең киң таралыш алган ширек вә сыннарга табынудан котылуының чараларына төшенә башлады. Моның өчен Мәккә янындагы Хира тавына барып, ун-унбиш көн, хәтта бер айга кадәр ялгыз гыйбадәт белән мәшгуль булды. Азыгы бетә калса, Хәдичә янына кайтып, яңадан ризык алып китә иде.

(Сөнгатулла Бикбулатның «Хәзрәти Мөхәммәд
(аңа Аллаһның салаваты һәм сәламе булсын)