Главная  →  Новости  →  Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләм соңгы вәгазендә нәрсә турында сөйләгән?
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләм соңгы вәгазендә нәрсә турында сөйләгән?

Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның чираттагы гаилә дәресе сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләмнең соңгы вәгазенә багышланды. Ул аны 632 елда зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә Гарәфәт тавында сөйләгән.
“Ий кешеләр, мине игътибар белән тыңлагыз, бәлки мин быелдан соң сезнең арада булмам. Әйткәннәремне тыңлагыз һәм минем сүзләремне бүген биредә булмаганнарга җиткерегез”, — дип башлаган үзенең соңгы вәгазендә сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләм менә нәрсәләргә аерата игътибар итәргә кушкан:
— бу ай, бу көн, бу шәһәр ничек изге саналса – һәрбер мөселман өчен аның каны, мөлкәте, намусы шулай ук изге нәрсә;
— башкаларны кысрыкламаска;
— риба белән шөгыльләнмәскә;
— гадел булырга, шул чакта сезгә карата да гадел булырлар;
— шайтаннан вак нәрсәләрдә сакланырга (зуррагына аның инде көче җитмәс);
— ирләрнең хатыннарында хаклары булган кебек хатыннарның да ирләрендә хаклары булу турында;
— биш вакыт намаз укырга, ураза тотарга, зәкят түләргә, мөмкинлегең булса хаҗ кылырга;
— бер кешенең икенчесеннән, диндарлыгы һәм яхшы холкыннан кала, бернинди дә өстенлеге булмавы хакында;
— мөселманның мөселманга кардәш булуы турында.
Дәрестә боларның һәммәсенә аерым тукталып, хәзерге тормышыбыздагы ситуацияләргә бәйләп аңлатылды.
“Ий, кешеләр, миннән башка бернинди пәйгамбәр дә килмәячәк, бернинди яңа дин дә булмаячак… Мин сезгә ике нәрсә: Коръән һәм минем үрнәгем – Сөннәтне калдырам, шуларга иярсәгез, беркайчан да дөрес юлдан тайпылмассыз”, — дигән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләм.
Шушы вәгазе соңында Гарәфәт тавында Коръәннең соңгы аяте иңә: “Менә бүген динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә биреп бетердем сезгә һәм риза булып ислам динен сезгә ихтыяр кылдым” (Коръән, 5:3).
(Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләмнең соңгы вәгазе белән “Статьи” бүлегендә таныша аласыз).