Главная  →  Новости  →  ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ РАМАЗАН ТУРЫНДА НИ ДИГӘН?
ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ РАМАЗАН ТУРЫНДА НИ ДИГӘН?

рамазанн

Аларның иң олысы — рамазан ае, ә көннәрнең иң олысы — җомга көне (Тәбарани).

Әгәр дә кешеләр рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, ел буе рамазан ае булуын теләрләр иде (Бәйһәкый, Тәбарани).

Сезгә бәрәкәтле рамазан ае килде. Аллаһы Тәгалә ул айда рәхмәтен иңдерә, гөнаһларны гафу итә һәм догаларга җавап бирә. Аллаһ сезнең бер-берегез белән изгелек кылуда ярышуыгызга карый һәм фәрештәләр алдында сезнең белән мактана. Аллаһка үзегездән хәерле нәрсәне күрсәтегез. Дөреслектә, бәхетсез кеше — ул бу айда Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм калган кеше (Табарани).

Адәм баласының һәр гамәле өчен әҗер-савап арттырылып бирелә. Бер яхшы гамәлгә әҗер-савап уннан алып җиде йөзгә хәтле арттырыла.
Аллаһы Тәгалә болай диде: «Бу уразадан башка гамәлләр өчен генә. Дөреслектә, ураза ул Минем өчен һәм Мин аңа үзем әҗер-савабын бирәм. Чөнки ул нәфес теләген һәм ризыгын Минем өчен калдыра. Ураза тотучының ике шатлыгы бар: бер шатлыгы авыз ачканда, ә икенче шатлыгы Раббысы белән очрашканда (Мөслим, 1151).

Кем дә кем рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә (Бухари 38. Имам ән-Нәвәви аңлатуынча, бу хәдистә сүз кечкенә гөнаһлар турында бара).

Биш вакыт намаз уку, бер җомга намазын укыганнан соң икенче җомга намазын уку, бер рамазан аенда ураза тотканнан соң икенче рамазан аенда ураза тоту алар арасында булган гөнаһларның гафу ителүенә сәбәпче булып тора, әгәр дә кеше олы гөнаһлардан сакланса (Мөслим, 574).

Безнең ураза белән Китап әһелләренең уразасы арасындагы аерма – ул төнлә торып ашауда (Мөслим, 2604).

Уразага керер алдыннан төнлә торып ашагыз, чөнки сәхәр вакытында бәрәкәт бар (Мөслим, 2603).

Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучының әҗер-савабыннан киметелмичә әҗер-савап булачак (Тирмизи, 812).

Рамазан ае килсә, җәннәт ишекләре ачыла (Бохари, 1898).

Рамазан ае керсә, күк ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, ә шайтаннар чылбырга бәйләнеп куела (Бохари, 1899. Бу хәдистә шйтаннарның иң көчлеләре һәм иң начарлары турында сүз бара).

Сезгә бәрәкәтле рамазан ае килде. Аллаһы Тәгалә бу айда ураза тотарга кушты. Рамазанда күк ишекләре ачыла, ә җәһәннәм ишекләре ябыла, иң азган шайтаннар богаулар белән бәйләп куела. Аллаһы Тәгаләнең бу айда бер кичәсе бар. Ул мең айдан да хәерлерәк. Кем дә кем анда биреләчәк хәерле нәрсәдән мәхрүм калса, ул —  чыннан да мәхрүм кеше (Нәсәи 2118).

Кем дә кем Кадер кичәсен Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп гыйбадәттә үткәрсә, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә (Бохари 1901).

Рамазан ае җитсә, Гомрә кыл. Дөреслектә, рамазанда кылынган Гомрә хаҗга тиң (Бохари. Ләкин бу зөлхиҗҗә аенда кылырга тиешле хаҗны өстән төшерми, ул шулай ук кылганчыга хәтле фарыз булып кала).

Әнәс ибн Мәлик әйтә: «Бервакыт Мөхәммәдтән (с.г.с): «Рамазаннан соң кайсы айда ураза тоту хәерлерәк?» — дип сорадылар. Ул: «Рамазанны зурлау өчен шәгъбан аенда тотылаган ураза», — дип җавап бирде. Шуннан соң: «Кайсы сәдака саваплырак», — дип сорадылар. Ул: «Рамазан аенда бирелгән сәдака», — дип әйтте (Тирмизи, 665). Шуңа күрә мөселман кешесе бу айда мохтаҗ кешеләргә күбрәк сәдака бирергә һәм юмартлык күрсәтергә тиеш. Ибн Габбәс әйтә: «Аллаһның Илчесе кешеләрнең иң юмарты иде. Бигрәк тә ул рамазан аенда, Җәбраил фәрештә белән очрашкан вакытта күбрәк юмартлык күрсәтә иде. Җәбраил фәрештә аның белән рамазан аеның һәр төнендә очрашып, аңа Коръәнне өйрәтә торган булды. Аллаһның илчесе изгелеккә карата яңгыр алып килүче җилгә караганда да юмартрак иде» (Бохари).

Рамазан аеның иң беренче кичәсе җитсә, шайтаннар һәм җеннәрнең иң начарлары богаулап куела. Бу айда җәһәннәм ишекләре ябыла һәм аның бер ишеге дә ачылмый, шулай ук анда җәннәт ишекләре ачыла һәм аның бер ишеге дә ябылмый. Ул айда бер фәрештә: «Әй изгелек кылырга теләүче! Күбрәк изгелек кыл!  Әй гөнаһлар кылырга теләүче! Гөнаһлар кылудан тукта!» — дип аваз сала. Аллаһы Тәгалә бу айның һәр төнендә билгеле бер кешеләрне җәһәннәм утыннан азат итә (Тирмизи, 684).