Главная  →  Новости  →  ОСТАЗБИКӘБЕЗ БАКЫЙЛЫККА КҮЧТЕ
ОСТАЗБИКӘБЕЗ БАКЫЙЛЫККА КҮЧТЕ
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның кайгынамәсе

Бүген, изге җомга көнендә,  динебез үсешенә зур өлеш керткән остазбикә,  Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче меңләгән дин кардәшләребезнең мөгаллиме, мөхтәрәм дин әһелләрен тәрбияләгән  зур гыйлем иясе  Рәшидә абыстай Исхакый бакыйлыкка күчте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Рәшидә абыстайның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам.

Рәшидә абыстай Арча районының Күпербаш авылында 1924 елның 20 июлендә дөньяга килгән. Унынчы бала булып туган Рәшидә апа сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Бала чакта ук дини тәрбия ала. Аннары дистәләгән еллар дәвамында мөгаллимә булып эшләп, дини гыйлемен республикабыз хатын-кызларына җиткерә. Бу эшләрне ул курыкмыйча совет чорында да алып барган, Тынычлык бистәсендәге өендә яшерен рәвештә гыйлем биргән. Үзгәртеп кору елларыннан соң мәчетләрдә укыта башлый, күп сандагы китаплар нәшер итә. Аның намаз укырга өйрәткән басмасы буыннардан-буыннарга күчә бара һәм балаларны да, өлкәннәрне дә динебез кушканнарны үтәргә өйрәтә.

Бүгенге көндә Рәшидә абыстайның меңләгән шәкертләре Россиянең төрле төбәкләрендә яшиләр, динебез өчен хезмәт куялар. Алар арасында мөхтәрәм дин әһелләре, мөгаллимнәр бар.

Рәшидә абыстай 5 кыз һәм бер малай үстергән олы җанлы ана. Улы Госман хәзрәт Исхаков озак еллар республика мөфтие булды. Бүгенге көндә Рәшидә абыстайның шәҗәрәсен 120 оныгы һәм торыны дәвам итә.

Җеназа намазы 22 апрельдә Казанның “Тынычлык” мәчетендә җомга намазыннан соң уздырыла.

Рәшидә абыстайның урыны җәннәт түрләрендә булсын, якыннарына сабырлык бирсен. Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин