Главная  →  Новости  →  «НУРЛЫ» ӨРКЕШ
«НУРЛЫ» ӨРКЕШ

өркешөркеш1өркеш2өркеш3өркеш5өркеш4
Тормышта ай буе көткән вакыйгалар була. Була ел буе көтеп алганнары. Гомер буе хыялланган, гомер буе зарыгып көткән вакыйгалар да бар. 13 августта Кукмара районының Өркеш авылы тарихына уелырлык зур вакыйга мәчет ачылу — әнә шул гомер буе көткән көн.
Авылның ак әбие Кәримә абыстай Галиева хатирәләренә караганда, 1946 елны мәчет манарасын кискәндә җир селкенгәндәй, тирә-як иңгәндәй тоелган. Бу хәлләрнең шаһиты булган авыл халкы дөнья бетмәсме дип зар елаган…
Әлеге вакыйгалардан соң нәкъ 70 ел узгач, Өркештә тантаналы төстә “Нур” мәчете ачылды. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга тирә-як авыллардан, Алабуга, Чаллы, Тольятти, Уфа калаларыннан кунаклар кайткан иде дип әйтү генә аз. Бу төбәктә шундый күркәм, башкалардан аерылып торган гадәт бар икән: авылда мәчет ачыламы, мәдрәсә салынамы, дини бәйрәмнәр уздырыламы – районның бөтен имамнары, остазлары күмәк төстә килеп җитәләр. Һәм һәркайсы хәл кадәренчә өлешен кертергә, ярдәм итәргә җаен таба. Күрше-тирә авыл имамнарының яшьләрне ияртеп килеп, бу мәчетне ачуга хәзерләүдә мең төрле эшне йөгереп эшләп йөрүләренә шаһит булдым.
Кечерәеп баручы салалар исемлегендәге Өркештә өч катлы, заманча затлы “Нур” мәчете калыккан. Аны күргәч, шатлануны, соклануны яшереп калып булмый. “Безнең якларда мондый ук зур мәчет юк иде әле”, — дип, ак көнләшү аша гаҗәпләнүләр колакка чалынды. Яшел тасманы кисеп, тәкбир әйтеп, мәчеткә аяк басканчы, өркешлеләрне бүгенге бәйрәмнәре белән котларга килгән хөрмәтле кунакларның, җитәкчеләрнең әйтер сүзе күп булды.
— Дин тоту өчен районыбызда мөмкинлекләр җитәрлек. Бүгенге көндә 76 мәчет, 5 чиркәү, 4 гыйбадәт йорты һәм район үзәгендә башлангыч мәдрәсә эшли. Аларның һәркайсы җәмгыятебезнең киләчәген кайгырта, олысын-кечесен әдәп-әхлаклы тормышка әзерли. Өркеш мәчете дә халык белән тулып торсын, хәерле сәгатьтә! — дип хакимият башлыгы Сергей Димитриев хәер-фатихасын бирде, махсус бүләген тапшырды.
Шушы мәчетне салуда прораб та, тәэминатчы да, иганәче дә үзе булган, барлык коммуникацияләрне тоташтыруда мәктәптә укыганда физика дәресендә алган барча белемнәрен эшкә җиккән Рәшит хәзрәт Җәләлиев хәрбиләрчә, сүзен дәлилләр аша ирештерде.
— Нәкъ 15 ел элек җәмәгатем Фәния һәм аның бертуганнары Зөфәр, Әлфия белән әби-бабалары нигезендә мәдрәсә салуны, авылдашларга дини укыту-тәрбия бирүне башлап җибәрдек. Бүгенге тантананы ачып Коръән укучы Фәргать Гәрәев тә, азан әйтүче дә, Аллаһны данлап шигырьләр сөйләүчеләр дә – шушы авыл балалары! Димәк, без салган иман орлыклары уңдырышлы җирлеккә төшкән. Хәзер авылдан 12 кеше 30 чакрым юлны авырыксынмыйча узып, атнасына 3 тапкыр Кукмара мәдрәсәсендә белемнәрен тирәнәйтә. 15 ел буе “Фәниябикә” мәдрәсәсе өркешлеләр өчен генә түгел, тирә-як авыл халкы өчен укыту-тәрбия үзәгенә әйләнде. Ә җәен авыллардан гына түгел, Рәсәйнең төрле калаларыннан “Әниләр һәм бәбиләр”, “Мөслимәләр” җәйләүләренә яратып киләләр. Биш ел элек янәшәдә мәчет салу ниятенә керештек. Без бүген күмәк тырышлык белән булдырылган эшләрнең шаһиты. Мәчетебез авыл өстенә ислам нурларын таратып, 5 вакыт азан әйтелеп, 5 вакыт намаз укылган урын булсын, дип дога кылып сорыйбыз, халыкны чакырабыз, — диде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән чыгыш ясаган баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның һәр сүзе, гадәттәгечә, йөрәкләргә үтеп керерлек булды, уйланырга да, үрнәк алырга да этәрде.
— Республикабызда төзелгән күп төрле мәчетләрне күргән бар. Биредә без тулы бер дини-тәрбия комплексы эшләвен күреп шаккаттык. Мәдрәсәдә торып уку өчен тудырылган шартлардан тыш, туган як музее, бай фондлы китапханә, спортзал эшли. Мәчет салынганчы ук мәдрәсә ачып, уку-укытуны җайга салу – алдан уйланган, хикмәтле эш булган. Биредә үсеп килүче алмашны тәрбияләүнең бик матур, күпьяклы итеп алып бару юлларын тапканнар. Дин сабагы бирү, Аллаһны таныту Ватанга, җиргә мәхәббәт тәрбияләү белән бергә үрелгән, — диде баш казый.
Район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, таулар иле булып саналган Өркешнең шатлыгын уртаклашып, матур эшләре белән шушы авыл исемен Рәсәй киңлекләренә таратучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
13 августта мәчет ачылу тантанасына һәр елдагыча мөслимәләр җәйләвенең ике атналык эше тәмамлануы ялганды. Өйлә намазыннан соң кунаклар, авыл халкы Батман күле болынына, чишмә буена – мөселман Сабан туена ашыкты. Нурлы, иманлы бәйрәмнәр бәйрәмгә ялганды.
Вәсилә Рәхимова, «Дин вә мәгыйшәт»