Главная  →  Статьи  →  НУР КИРӘК
НУР КИРӘК

Old Man Hands

Агач «ат»ын иярләгән,

Олы юлда бер бабай.

Бара-бара да — туктый,

Нидер эзләнә бугай.

Кая бара? Нәрсә эзли?

Олы юлда ни калган?

Дөнья йөген тарткан гәүдә

Сорау рәвешен алган.

Гомер йомгагын сүтеп ул

Очларын чуалтканмы?

Хәтер сандыгы бикләнеп,

Ачкычын югалтканмы?

Өзгәләнә хәлсез җаны,

Тигезсез тибә йөрәк.

Офыкта нур, кояш бата,

Җанга да бит нур кирәк.

Ярый инде югалтканын

Тапканчы бара алса.

Тәүбәсендә юындырып,

Җанына сала алса.

РӘЙСӘ АХУНОВА