Главная  →  Новости  →  КАДЕР КИЧЕНДӘ
КАДЕР КИЧЕНДӘ

“Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк савабы, мең ай кылган гыйбадәттән артыграктыр” (“Кадер (Кадер кич)” сүрәсе, 3 нче аять).
Кадер кичәсендә ике мөһим вакыйга булган: Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлек вазыйфасы шушы кичтә башланган һәм Изге Китабыбыз Коръәни Кәримнең беренче аятьләре иңдерелгән.
Кадер кичәсе рамазан аеның соңгы ун көне арасындадыр. Аның төгәл көне билгеле түгел. Ислам галимнәре, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кайбер хәдисләренә таянып, бу кичә — рамазанның 26-27 нче киче, дип исәплиләр. Бер хәдистә болай диелә: “Кадер кичәсен рамазанның актыккы ун көне арасыннан, бигрәк тә так кичләрдән эзләгез”.
Бу кичәнең яшерен калынуының хикмәте бар. Моның максаты – рамазандагы һәр кичне Кадер кичәсе шикелле гыйбадәттә үткәрергә өндәүдер. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм рамазан аенда гыйбадәт һәм догаларын тагын да арттыра, бигрәк тә рамазанның соңгы ун көнендә бик аз йоклый, көне-төне гыйбадәт кыла торган була. Бәлки, мөселманнар да бу ун көнне мөмкин кадәр изгелекләрен, гыйбадәтләрен арттырсыннар, дип Кадер кичәсенең төгәл вакыты сер булып каладыр.
Кадер киченең билгеләре түбәндәге хәдисләрдә хәбәр ителә:
“Кадер киченең билгеләрен санап чыгыйк: төн ап-аяз, ай күкнең уртасына килгән кебек була. Һава тыныч. Бу төндә салкын да, кызу да булмас. Йолдызларның атылуы да күзәтелми. Иртән кояш ялтырамыйча гына чыга. Шул көнне шайтанга кояш белән бергә чыгарга рөхсәт ителми”.
“Кадер кичәсе салкын да, кызу да булмас. Бу – тыныч һәм аяз төн. Шул төндә ай ялтырый”.
Кадер кичәсен ничек үткәрергә?
“Кем Кадер кичәсендә, савабы булырына ышанып, ихлас күңелдән гыйбадәт кылса, шуның үткәндәге гөнаһлары ярлыканыр”, — дип әйткән Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам.
Кадер кичәсен каршылаганда түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез:
— Кадер кичәсендә гыйбадәттә булырга, укылмаган намазларны каза кылырга, нәфел намазларын укырга кирәк;
— Коръән укырга, укыганнарын тыңларга кирәк;
— Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтергә, аның шәфәгатен өмет итәргә, аның өммәтеннән булуны яхшылап аңларга кирәк;
— вәгазь һәм нәсыйхәт тыңларга, калебне биләгән гафиллек томаннарын таратырга кирәк;
— тәүбә һәм истигъфар итәргә, хаталарны кабатламаска, туры юлга басарга тырышырга кирәк;
— зикер итәргә кирәк, чөнки Аллаһы Тәгаләне зикер итү белән калебләр тынычлыкка ирешә, кешедә иман куәтләнә;
— ихластан дога кылырга кирәк.