Главная  →  Статьи  →  НИНДИ ХАТЫН-КЫЗ БЕЛӘН НИКАХЛАШУ ТЫЕЛА
НИНДИ ХАТЫН-КЫЗ БЕЛӘН НИКАХЛАШУ ТЫЕЛА

мусульманкии

Мөселман кешегә кайбер хатын-кызлар белән никахлашу тыела:

  1. Шәригать кануннары буенча ир кеше 3 тапкыр талак әйткәннән соң хатыны белән кабат никахлаша алмый. Никахлашырга теләгән очракта бу хатын башка ир-атка кияүгә чыгып, аның белән якынлык кылырга тиеш. Яңа ире үлеп китсә, яисә аерылышкан очракта гына хатынның беренче ире аның белән янәдән никахлашу хокукына ия була.
  2. Дүрт хатыны булган ир-атка бишенче хатын белән никахлашу тыела.
  3. Бер үк вакытта бертуган хатын-кызлар белән никахлашу тыела. Мөселман ир-аты шулай ук хатынының әнисе яисә әнисенең кыз туганына; хатынының оныгына өйләнә алмый. Бу хатын-кызларның канкардәшләр яисә сөт туганы булуы мөһим түгел. Мондый никахлар хатыны үлеп киткән яки аерылышкан очракта гына укыла ала.
  4. Исламда башка кеше хатыны белән никахлашу хәрам санала. Хатын-кыз бары тик бер генә ирнең хатыны була ала.
  5. Ире белән аерылышканнан соң яисә ире үлгәннән соң билгеле бер вакыт үтмичә торып (гыйддәт), ул хатын-кыз белән никахлашу тыела.
  6. Мөселман кешегә Аллаһның Китапларына иярмәгән хатыннарга — потларга яки утка табынучыларга, дәһриләргә яисә сектантларга өйләнү тыела. Хатын-кыз исламны кабул иткән очракта алар никахлаша ала. Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикере буенча, мөселман кешегә иудаизм яки христиан динендәге хатын-кыз белән никах уку ярый, әмма бу хупланган никах түгел (шәфигый мәзһәбе буенча мондый никах бөтенләй рөхсәт ителми). Шул ук вакытта иудаизм һәм христиан динендәге ир-ат белән мөслимәнең никахлашуы тыелган гамәл, зина булып санала.         «Шура», № 6