Главная  →  Новости  →  Никахлашуның шартлары
Никахлашуның шартлары

Гаилә дәресләренең чираттагысында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин никахлашу һәм аның шартларына тукталды. Безнең барлык уй-теләкләребез, гамәлләребез нигезендә ният ята. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә билгеләп үтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәне ниятебезгә карап бирә. Никахлашу мәсьәләсендә дә шулай — ниятеңә карап аласың: кемдер бәхетле булу өчен, кемдер йоласы шулай булганга, кемдер балалар табып үстерү өчен, кемдер мәхәббәт хакына өйләнә. Мөселман кеше нинди генә эшкә тотынмасын, аның нияте Аллаһ ризалыгын алу булырга тиеш. Шуннан чыгып, никахлашуга түбәндәге шартлар куела:

1. Никахлашучыларның иманлы булуы

2. Ата-аналарының фатихасы

3. Шаһитларның булуы (никахның яшерен булмавы)

4. Мәһр — кыз сораган бүләкне бирү

Бу 4 шартта Аллаһның ризалыгы бар.