Главная  →  Статьи  →  Никахларны теркәүне тәртипкә салачакбыз
Никахларны теркәүне тәртипкә салачакбыз

Мәгълүм ки, Татарстан сигез казыятка бүленгән, һәрбер казыятта казыйларыбыз — шәригать судьяларыбыз бар. Соңгы вакытта аларга икенче хатын алу белән бәйле сораулар, мөрәҗәгатьләр керә башлады. Моннан дистә еллар элек кенә безнең җирлектә бу мәсьәлә юк иде шикелле. Хикмәт шунда – республикабызга Урта Азиядән эшкә дип бик күп егетләр килде, алар безнең кызларыбыз белән гаилә корып җибәрәләр, матур гына яши башлыйлар, балалары туа боларның. Күпмедер вакыт үтә, егет эшләп, бераз акча туплагач, хатынына берни әйтмичә, шыпырт кына үз ягына кайтып китә. Баксаң, аның тегендә дә хатыны, гаиләсе бар икән. Ә мондагы хатын инде аптырый, югалды дип милициягә хәбәр итә, эзләтә. Ир исә ни телефонын алмый, ни шалтыратмый, акча да җибәрми, талак та бирми. Менә шундый күңелсез хәлләр дә очраштыргалый. Без бит инде дини гыйлем җитмәгән бер чорда яшибез. Ислам дине турында аннан-моннан гына ишетеп белгән яшьләребез, карале, ике-өч-дүрт хатын белән дә яшәргә ярый икән безгә, дип кызларны алдап-йолдап теләсә кемнән никах укыта башладылар. Андый никахлар мәҗлесләрендә ни әти-әни юк, ни шаһитлар катнашмый. Икенче хатынны син беренчесен тәэмин иткән кебек тәэмин итәргә тиешсең, безнең егетләр әнә шуны да белмиләр. Мәчеткә никах укытырга килгәч, кызның әти-әниләре бармы, дип сорыйбыз. “Бар, ну еракта яшиләр алар, килә алмыйлар”, — дип әллә нинди әкиятләр сөйли башлыйлар. Шушы әкиятләр булмасын өчен яшьләребезне тәрбияләргә кирәк безгә, ике хатын белән торуның зур җаваплылык икәнлеген аңлатырга кирәк. Ятим балаларның күбәюе дә шул никахка җавапсыз карау нәтиҗәсе бит инде. Мондый хәлләр бүгенге көндә алай күп булмаса да, киләчәктә зур проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Шушы хәлләрне күздә тотып, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин никахларны теркәүне тәртипкә салырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Без моны бабайларыбызның элеккеге тәҗрибәләренә таянып алып барырга уйлыйбыз. Элек — революциягә кадәр һәрбер мәчеттә никахларны, балага исем кушуны ике китапка теркәп барганнар. Аның берсе – мөфтияткә тапшырылган, икенчесе үзләрендә калган. Ул документлар бүгенге көндә дә саклана, берәр әби таныклыгының дубликатын сорап килсә, ЗАГС хезмәткәрләре аны шул элекке мәчетләрдә иске имляда гарәп шрифтлары белән тутырылган кәгазьләргә нигезләнеп башкара. Менә без шул эшне торгызырга уйлыйбыз. Хәзерге вакытта “Гознак” компаниясе белән сөйләшүләр алып барабыз. Диния нәзарәте тарафыннан бөтен су билгеләренә хәтле булган бердәй шәһадәтнамәләр чыгачак. Электрон форматта аерым бер база булдырачакбыз. Никах укытырга килүчеләр турындагы мәгълүматны шул базага кереп карап булачак. Хатын-кызларны алдап-йолдап йөрүчеләрне, әһә, моның дүрт хатыны бар икән, бишенчене алырга маташа, дип шундук койрыгына басачакбыз. Киләсе ел башыннан, иншә Аллаһ, менә шушы эшкә ныклап керешергә ниятләп торабыз. Рөстәм ХӘЙРУЛЛИН, Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы