Главная  →  Новости  →  НИЧЕК ИТЕП ҖӘМГЫЯТЬНЕ ҮЗ АРТЫҢНАН ИЯРТӘСЕ?
НИЧЕК ИТЕП ҖӘМГЫЯТЬНЕ ҮЗ АРТЫҢНАН ИЯРТӘСЕ?

түгәрәк флюра

Казанның Гаилә мәчетендә дин әһелләре, галимнәр, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, бер өстәл артына утырып, гаиләдә килеп чыга торган четерекле мәсьәләләрне чишү юлларын эзләделәр. Әлеге сөйләшүнең нәкъ менә безнең мәчеттә уздырылуы очраклы түгел. Биредә инде дүртенче ел Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның  гаилә дәресләре бара, мөселман балалар бакчасы эшли, төрле яшьтәге кардәшләребез өчен 30 дан артык төркемдә дини гыйлем бирелә, гаилә бәйрәмнәре уздырыла. Кыскасы, мәчет гаиләләрне туплап, тәрбияләп торучы бер үзәккә әйләнеп бара.

Коръән сүрәләрен укудан башланган түгәрәк өстәл сөйләшүен Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды.                        

Татарстан мәгариф министры урынбасары, аннары Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе булып эшләгән, бүгенге көндә ТР ФАнең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Флюра Әмировна Илдарханова — гаилә мәсьәләләрен һәм аларны чишү юлларын озак еллар дәвамында өйрәнгән галимә. “Мәчеткә, кызганычка әзрәк йөрибез, әмма мин мөселман кызы. Безнең гаилә катнаш түгел, чип-чиста татар гаиләсе, — дип, Флюра ханым чыгышының башында ук түгәрәк өстәл янындагыларны да, сөйләшүне тыңларга махсус килгән абыстайларны, мәхәлләдәшләрне дә авызына каратып куйды. – ЗАГСта эшне нидән башларга белми статистиканы карап утырганда, арылышулар, тулы булмаган гаиләләр, ташлап калдырылган балаларның күплеген күреп шаккаттым. Шуннан соң, ни өчен гаилә таркала, дигән сорауга җавап эзли башладым. Җәмгыятьтәге төрле икътисадый, милли, сәяси һ.б. кризислар гаиләгә беренче чиратта тәэсир итә. Социологик тикшеренүләр шуны күрсәтте – беренче 5 елны аерылышулар күбрәк. Соңгы елларда иң күп аерылышулар 50 яшьтән соңгы вакытка туры килә. 2016 ел нәтиҗәләре шуны күрсәтте – диннәрнең күтәрелүе сәбәпле хәзер моноэтник гаиләләр кору тенденциясе бара. Татарлар – чиста татар гаиләсе, руслар — рус, чувашлар чуваш гаиләсе корырга тели. Бу, мөгаен, яхшыдыр. Гаиләнең әхлакый нигезе гомер-гомергә дин иде бит”.

Яшьләрнең аерылышуы сәбәбен (5 кавышуга 4 аерылышу туры килә)  Флюра Әмировна Көнбатыш тенденциясенең үтеп керүе белән аңлатты, ягъни яшьләрнең бер ишләре гаилә корганчы башта шәхси мәсьәләләрне хәл итеп бетерергә кирәк дип саный; икенчеләре бала тудырмыйча, гомер буе икәүдән-икәү генә яшәргә тели.

“Без бер тикшеренүләребездә яшьләргә, кайчан гаилә корырга телисез, дигән сорау куйдык. Алар өчен беренче чиратта белем алу, икенче урында – карьера ясау, өченче урында – йортлы, фатирлы булу, дүртенче урында – машина сатып алу, чит илгә барып кайту тора. Балалар – аннары. Ә анда инде сәламәтлек киткән була, йә аерылышып куялар. Статистика күрсәткәнчә, 2016 елда  2,5 мең бала кимрәк туган. Кызганычка, авылларда да бала табарга атлыгып тормыйлар.

Авыл димәктән, без авыл ир-атларының демографик хәлен тикшергән идек. Журналистларның, авылларда буйдаклар күп, дигән мәгълүматы белән килешә алмыйбыз. Татарстанның 15 районында уздырган өйрәнүләр шуны күрсәтте: авылда ирләрнең 85 % ы гаиләле,  2-3 баласы бар, хөкүмәт ярдәм итсә, бизнес, фермерлык эшен алып барыр идек, диләр. Фермерларны аерым өйрәндек. Алары 3-4 балалы бар. Фермер бит ул, минем бу балам печән әзерләргә, абзар чистартырга яратмый, икенчесе укуга һәвәс, ә  менә 3 нчесе яисә 4 нчесе барыбер бу йортта калачак, дип фикер йөртә. Бу бик позитив әйбер”, — дип саный Флюра Әмировна.

Тикшеренү тикшеренү белән, ә гаилә мәсьәләләрен ничек хәл итәргә, дип эзләнә торгач, галимә бу сорауларга җавапны мәгърифәтчеләребезнең олы мирасыбызда тапкан. “Бездә бөтенесе бар, башка әйбер уйлап чыгарырга кирәкми, шуларны кабаттан бастырып, халыкка гына кайтарасы. Без  Ризаэддин Фәхретдин, Габдулла Буби, Закир Кадыйриның китапларын чыгардык инде. Хәзер “Татар мәгърифәтчеләренең дәресләре” дигән дәреслек өстендә эш бара, шул нигездә яшьләрне гаилә корырга өйрәтергә тырышачакбыз”, — ди Флюра ханым.         

        Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин исә галимәнең “бөтенесе бар, башка әйбер уйлап чыгарырга кирәкми” дигән фикере белән килешмәвен белдерде: “Мин уйлыйм, киресенчә, безгә тагын да яңарак әйберләр кирәк. Йә, әйтегез, кайсыгыз баласын Ризаэддин Фәхретдиннең яисә башка мәгърифәтчебез китабы буенча  тәрбияли?!”

түгәрәк тәбрис

Тәбрис — татар яшьләре лидеры булу өстенә гаилә, бала тәрбиясе мәсьәләләрен дә яхшы белә, ике бала әтисе. “Дөньяда глобальләшү процессы бара, аның үз кануннары бар — шәһәр татарлары рус теле доминантасы шартларында яшәргә мәҗбүр. Аэропортка керсәк, яисә чит илгә чыгарга теләсәк – инглиз теле доминантасы. Мин, бу начар, дип әйтмим.

Шәһәргә күчкәндә туганнар белән булган чылбыр өзелә бара. Нигездә калу дигән традиция югала. Яшьләр олылардан аерым яшәргә тырыша, бер йортта өч буынның бер гаилә булып яшәве бетә бара. Бу исә балаларга да тәэсир итә, алар үз туганнарын белеп үсмиләр. Киресенчә, башка тәрбия алган балалар белән аралашып (урамда, бакчада, мәктәптә) яши башлыйлар. Бу яңа шартларда балалар әби-бабай тәрбиясен алып бетерми. Ә бит доганы, дини тәрбияне әби бирә башлый: йоклар алдыннан дога укыйк, ашар алдыннан “бисмиллә” әйтик, кунакка күчтәнәч белән барыйк һ.б.”.

Чыгыш ясаучы, безгә менә бу шартларны үзебезгә яраклаштырырга һәм үзебезгә бу шартларга яраклашырга кирәк, ди. “Дөньяда нинди методикалар бар – без аларны өйрәнергә, тагын да яңарак әйберләр уйлап табарга тиеш. Бүген Ризаэддин Фәхретдин китапларын бала тәрбияләгәндә бик сирәкләр генә файдалана торгандыр, чөнки ул китапларда, әйтик, баланы смартфоннан ничек арындырырга өйрәтү юк. Ә бу безнең өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе хәзер. Минем улым смартфонны миннән яхшырак белә. Үзенә 3 кенә яшь булса да, рус, инглиз, кытай телләрен өйрәнә, әлбәттә инде, татар телендә сөйләшә. Башка телләр доминантасы вакытында үз телеңне ничек саклап калырга? Бу хакта да уйларга кирәк.  Бала тәрбияләү буенча сезнең нинди методикалар турында ишеткәнегез бар? Татар телендә Амонашвилины, Мантессорины, Железнов методикасын алыштырырлыклары бармы? Алар юк икән, бу методикаларны алып, үзләштереп үзебезгә яраклаштырырга кирәк. Чөнки алдынгы карашлы яшьләр балаларын  шушы методикалар буенча укыта торган балалар бакчаларына илтергә тырыша”.

Тагын бер юнәлеш итеп Тәбрис Яруллин шәһәр шартларында халыкның уртак мәнфәгатьләр буенча төрле оешмалар, берләшмәләр, үзәкләр, клубларларда туплануын билгеләп үтте. Әмма аларны тагы да активлаштырырга, шул кварталда яши торган гаиләләргә үтеп керергә кирәк, юкса алар бөтен җәмгыятьне үз артларыннан ияртә алмаслар, диде ул.

Сөйләшүгә килгән әтиләрнең тагын берсе Казанның175 нче мәктәбенең “Аталар комитеты” рәисе, 3 бала атасы Нияз Шакиров та бала тәрбиясенә, “баланы смартфоннан ничек биздерергә” темасына тукталды. Аның фикеренчә, бүгенге көндә иң зур проблема  – смартфон һәм акча. “Балаларның кесәләрендә гел акча бар. Әтиләр балага смартфон тоттыралар, кирәк булса акча бирәләр дә – шуның белән шул, башкага вакытлары да калмый, чөнки алар акча эшләү белән мәшгульләр.  Ата-ана контроле җитмәгәч, проблема килеп чыга аннары. Балагыз буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнә дисәң, “телефонда” дигән җавап ишетәсең. Телефон балага сөйләшергә кирәк, диләр. Ә интернет кирәкме? Кирәк. Ә нәрсәгә икәнен берсе дә аңлата алмый. Балалар тәнәфестә дә телефонда утыралар. Хәрәкәтләнү дигән нәрсә юк. Без балаларны күбрәк урамга, уеннарга җәлеп итәргә дигән максат куйдык. Киләсе елга өченче балам да укырга керә. Мин шуны аңлыйм: әгәр балаларыбыз аралашкан мохитне тәрбияләмәсәк, үз балаларыбызга тәрбия биреп кенә файда булмаячак”, — дип нәтиҗә ясады Нияз әфәнде.

түгәрәк нияз

Казан казые Абдулла хәзрәт Әдһәмов исә боларның барысын да хосусый проблемалар дип атады. Аның фикеренчә, гаиләнең төп проблемасы нәрсәдә икәнлеген аңлар өчен тарихка мөрәҗәгать итәргә кирәк. “Революциягә хәтле, аннан соң да аерылышулар бүгенге дәрәҗәдәге кебек күп булмаган. Чөнки революциягә  кадәр халыкта дини-рухи тәрбия булган. Совет заманын күпме сүксәк тә, гаилә дәүләт тарафыннан беренче урынга куелып, идеология моны хуплап тора иде. Кызганыч, совет дәүләте таралганнан соң без идеологиядән аерылдык һәм беренче урынга акча идеологиясе чыкты. Бүгенге көн карашынча әгәр дә син бай икәнсең — җенесеңә дә, милләтеңә дә карамыйлар — син бу дөньяда беренче урында.

Рухи мирасыбызга мөрәҗәгать итсәк, бу, иң беренче чиратта, ислам дине, Аллаһы Тәгаләнең Китабы – Коръән. Коръәндә Аллаһы Тәгалә гаилә проблемасын бер аять белән аңлатып биргән: “Аллаһ аларның берсен икенчесеннән өстен кылганга һәм алар үзләренең байлыкларыннан сарыф иткәнгә күрә ирләр хатыннар өстеннән җитәкчелек итәләр” («Хатыннар», 4: 34). Әгәр дә шушы аятьне тормышыбызда тиешенчә файдалансак, безнең гаиләдә чишелмәгән  бернинди проблема да калмас иде.

түгәрәк әдһәмов

Бу аятьнең беренче өлеше – ирләр, икенче өлеше хатын-кызлар өчен. Ирләр хатын-кызларга караганда өстен тора — монда бернинди дискриминация юк, бу өстенлек командир мәгънәсендә түгел, ә җаваплылык мәгънәсендә. Әгәр дә без ирләр буларак үз өстебезгә тәрбияләү вазифасын алабыз икән, монда смартфон мәсьәләсе дә хәл ителә. Монда ата кеше чикләр куя ала, ягъни фәлән хәтле минуттан артыгына рөхсәт юк.

Физик яктан авыр эшләрне башкару, гаиләне мал белән тәэмин итү дә ир кеше өстендә. Ир кеше тормышын күбрәк — акыл белән, хатын-кыз  эмоция белән алып бара. Шуңа күрә гаилә тормышы өчен карарны ир кеше кабул итсә, ягъни карар акыл аркылы кабул ителсә, дөресрәк була.

Бүгенге көндә, кызганыч, революция вакытында ирләр һәлак булып, хатыннар үз өсләренә бик күп проблемаларны алды, аннары икенче бөтендөнья сугышында шул ук хәл кабатланды. Менә бу ике тарихи вакыйга һәм дә Коммунистлар партиясе идеологиясе сәбәпле хатын-кызның роле артты, ир кешенеке кимеде. Нәтиҗәдә киләчәктә ата булачак малайлар ата тәрбиясен түгел, ана сыйфатларын үзләштереп, үз өстенә гаилә өчен җаваплылыкны алырга курка башлады”.

Абдулла хәзрәт “инде нишләргә” дигәндә, имамнар халыкны күбрәк вәгазьләргә, четерекле мәсьәләләрне шәригать күзлегеннән чыгып аңлатырга тиеш, дип саный. “Бөтен бәла да шунда: күп кенә ир-атлар аятьне дөрес аңламый. Мин – командир ди ул, мин командалык итәргә тиеш. Ә җаваплылык дигәнне оныта. Шуның өчен бүгенге көндә күп кенә яшь гаиләләрдә ир кеше эшләми, берәр сектага керә дә, 3 көнгә дәгъвәткә киттем, 7 көнгә, 40 көнгә, 1 елга дәгъвәткә киттем, ди. Аңлыйбыз инде кемнәр турында сүз бара. Гаиләсенә 50 сум калдыра да, Аллаһ сезне ризыкландырыр, ди. Икенче бер ишесе, Аллаһ миңа бирми, дип өендә эшләмичә тик ята. Чынбарлыкта бүгенге көндә менә шундый хәлләр бар…”

Бу дөньяның хуҗасы — Аллаһы Тәгалә. Дөнья Коръән буенча, Ул кушкан буенча бара. Ә Аллаһ Коръәндә күрсәткән кануннар кеше табигатенә һәм җәмгыятькә туры килә. Шул сәбәпле уртак проблема бар икән —  бөтен дәүләт органнары белән безнең арада хезмәттәшлек булырга тиеш, дип саный Абдулла хәзрәт.

Түгәрәк өстәл сөйләшүенә дәүләт органнарының, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм иҗтимагый оешмаларның гаилә мәсьәләләрен чишү юнәлешендәге эшчәнлеген яктырткан байтак чыгышлар яңгырады.  МДНнең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренә караганда, күркәм мөселман гаиләсе коруда ярдәм итү — эшчәнлекләрендәге төп юнәлешләрнең берсе. III Җәйге мөселман яшьләре форумын да нәкъ менә шушы темага багышларга җыеналар икән.

Татарстанның “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары оешмасы рәисе Әлмира Лотфулла кызы Әдиатуллинаның һаман да мөслимәләрнең хакларын кайгыртып йөрүе. Ул чыгышын төрле янаулар белән Мордовия укытучыларының  яулыкларын салдырырга маташу фактын искә тушерүдән башлады. Аларны яклап, “Мөслимә” берлеге исеменнән Мәскәүгә бик күп хатлар киткән. “Без җиңә торган оешма. Бу мәсьәләне кырыйда калдырып булмый. Иншаллаһ, аңларлар дигән фикердә торам”, — диде Әлмира апа. Аннары гаиләдә бала тәрбияләүдә ата-ананың бурычларына, мәгърифәтчеләребез мирасының әһәмиятенә тукталды.

түгәрәк әлмира

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршындагы Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина хатын-кыз өстендәге җаваплылык турында сөйләде.

«Гвардейский» полиция бүлегенең Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе инспекторы майор Гөлнара Әхмәтова бу сөйләшүгә  бик хәстәрләнеп, шактый фактлар туплап килгән иде. Балигъ булмаганнарга карата гаиләдә ата-аналар тарафыннан җинаять кылына, диде ул. 2016 елны районда шундый 2 җинаять эше теркәлгән. Балаларны кыйнау, урамга хәер сорашырга чыгарып җибәрү фактлары бар. 17 елның 1 гыйнварына район буенча 83 гаилә профилактика учетында тора икән. Узган ел ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында14 материал Совет район судына җибәрелгән. Җәмгыятьтәге иң актуаль проблемаларның берсе булганлыктан, Гаилә мәчетендә узачак алдагы сөйләшүләрнең берсен балигъ булмаганнарның проблемаларына багышларга ниятләдек.

түгәрәк журналистлар

Түгәрәк өстәл янындагы сөйләшү күбрәк бер-береңне тыңлау, проблемаларны ишетергә тырышудан гыйбарәт булып, безнең карашка, куйган максатка ирешелде. Мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр, абыстайлар, Мәскәү җамигъ мәчетеннән, Әлмәттән, Казанның башка мәчетләреннән килгән кунаклар да шактый фикерләр туплап, яңа гамьнәр белән таралышты.

Нәүбәһар Кәбирова