Главная  →  Новости  →  НИ ӨЧЕН ХӨРМӘ БЕЛӘН АВЫЗ АЧАРГА КИҢӘШ ИТЕЛӘ?
НИ ӨЧЕН ХӨРМӘ БЕЛӘН АВЫЗ АЧАРГА КИҢӘШ ИТЕЛӘ?

 Финики    

— Авыз ачканда хөрмә кабуның хикмәте нидә?

Казанның Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә:

— Хөрмә белән авыз ачу сөннәт гамәл. Моңа дәлил итеп байтак хәдисләрне китерергә була. Әнәс ибн Мәлик (р.г.) болай дигән: «Рәсүлуллаһ галәйһи вә сәлләм намаз укыганчы өлгергән хөрмә белән авыз ача иде. Яңа өлгергән хөрмә тапмаса, кипкән хөрмә белән ифтар кыла иде. Анысы да булмаса, берничә йотым су эчә иде» (Әбү Дауд, Сыйам). Галидән (р.г.) тапшырылган бер хәдистә исә: «Рәсүлуллаһ саллаллаһу галәйһи вә сәлләм: «Апагыз булган хөрмә (финик) белән сыйлагыз. Чөнки ул Адәм галәйһиссәламнән калган балчыктан яратылган», — дип әмер иткән (Кәнзүл-Уммал). Шуны да истә тотарга кирәк, хөрмәнең бәрәкәте уразада — вакытлы ләззәтләрдән тыелып торганнан соң авыз ачкан чакта тагы да арта, ә сәхәр вакытында ашасагыз, бәрәкәте ифтар вакытына кадәр дәвам итә.  Әлеге җимештә организм өчен кирәкле булган бик күп файдалы матдәләр тупланган. Имам Раббани (р.г.) язганча, «хөрмәнең бәрәкәтле булуы аның агачы кеше кебек барлык бәрәкәтләрне туплау үзенчәлегенә ия булуында һәм төз булып үсү сыйфаты белән яратылуында».