Главная  →  Новости  →  «НАШИД-УЛЬ ИСЛАМ» ТАТАР ЕГЕТЕ ЭЗЛИ
«НАШИД-УЛЬ ИСЛАМ» ТАТАР ЕГЕТЕ ЭЗЛИ

9_79rv4itqe

Таныш булыгыз, болар — «Нашид-уль ислам» төркеме егетләре Мөхәммәд Мостафа, Нурмөхәммәд Шәрипов, Әхмәд Киргизбеков. Дагыстанның «Нашид-уль ислам»ы белән бутамагыз, монысы үзебезнеке, Гаилә мәчете мәхәлләсендә 3 ай элек кенә оешты. Егетләр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыйлар. Нурмөхәммәд Шәрипов (фотода уртада) тумышы белән Дүшәмбе шәһәреннән, Төркиядә укып кайткан коръәнхафиз, узган рамазан аенда Гаилә мәчетендә Коръән укыды, республикада бу вазыйфаны башкарган иң яшь коръәнхафиз иде. Егетләр Мәүлид бәйрәмендә мәхәлләдәшләребез һәм кунаклар алдында  Рәсүлебезне мактап, нашидлар башкардылар. Күптән түгел генә әл-Мәрҗани һәм Иман нуры мәчетләрендәге чыгышларын да бик яратып тыңлаганнар. 3 мартта Бөгелмәдә мәртәбәле конкурста чыгыш ясарга җыеналар. Әлегә репертуарларындагы нашидлар гарәп һәм таҗик телләрендә генә яңгырый. «Татарча мөнәҗәтләр дә бик ошый, әмма аны оста итеп татарлар үзләре генә башкара ала. Бер моңлы, тыйнак, сүз тыңлаучан татар егете булса, без аны төркемебезгә алыр идек», — ди Нурмөхәммәд. Егетләр Маһер Зәйнне тыңлыйлар, Дагыстандагы адашларын да бик яраталар, хөрмәт итәләр, төркемнәренә исем сайлаганда алар белән киңәшләшеп тә алганнар.