Главная  →  Статьи  →  НАМАЗЫН КАЛДЫРУЧЫ КЯФЕР БУЛЫП САНАЛАМЫ?
НАМАЗЫН КАЛДЫРУЧЫ КЯФЕР БУЛЫП САНАЛАМЫ?

 

 

 

Намаз – Пәйгамбәребез (с.г.с.) вафат булганда, аның (с.г.с.) тарафыннан васыять итеп калдырылган гамәлләрнең иң яхшысы.
Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Намазга ябышыгыз, аны калдырмагыз һәм колларыгызга золым итмәгез» (ибне Маҗә, 1693).

Намазны калдыруның хөкеме

Иҗмагъ (галимнәрнең уртак фикере) буенча, намазның фарызлыгын (мәҗбүрилеген) инкяр иткән кеше кяфер була һәм әлеге кеше мөселманнар даирәсеннән чыгарыла.
Намазның фарыз икәнлеген белгән, ләкин ялкаулыгы аркасында аны калдырган кеше, имам Әбү Хәнифә, Көфе галимнәре һәм шәфигыйлардан имам Мөззәни фикере буенча, кяфер булып саналмый, ләкин гөнаһлы була.

Намазны калдыручы кяфер түгел дигәнгә хәнәфиләр Үбәде ибне әс-Сәмиттән тапшырылган хәдисне китерәләр. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына биш вакыт намазны фарыз кылды. Намазны калдырмаучыны һәм намазларына карата игътибарсызлык күрсәтмәүчене Раббыбыз җәннәт белән бүләкләрмен ди, ә намазны ялкаулык сәбәпле калдыручыга Аллаһы Тәгалә моны (ягъни җәннәткә керүне) вәгъдә итми. Андый кешене Аллаһы Тәгалә теләсә, җәзага тартачак, теләсә, җәннәткә кертәчәк» (Әбү Давыт, 1422; Нәсаиның «Сөнән»е, 465; имам Мәлик «Мовәттә»дә, 268).

tat.islam-today