Главная  →  Статьи  →  Намазны кайда укырга?
Намазны кайда укырга?

Без мөселман дәүләте түгел, анда бу мәсьәлә алай кискен тормый. Шулай да, безнең җәмгыять өчен бу актуаль проблема. Сүзебез намаз бүлмәләре турында. Һәр мөселман, намаз вакыты җитте исә, мәчеткә барып гыйбадәтен үти алмый бит. Еш кына мосафир хәлендә булырга, дөнья мәшәкате белән дә йөрергә туры килә.

Узган гасырның 90нчы елларында, яңарыш дәверенә аяк басканнан соң, милләттәшләребез рухи кыйммәтләр, яшәү рәвеше, калеб хакында күбрәк уйлана, эзләнә, җан тынычлыгы эзләп мәчет ишекләрен ачып керә башлады…

Намаз ул – мөселманнарның мигъраҗы, Аллаһы Тәгалә белән аралашуы. Намаз бүлмәләре булдыру өчен Мәскәүдән боерык көтәсе түгел, ул үзебезнең иманлы, динле җитәкчеләребездән тора. Уку йортларында гына түгел, гомумән, җәмәгать урыннарында намаз уку почмакларын идән астыннан якты, пөхтә, иркен бүлмәләргә чыгарырга вакыт җиткәндер инде.

Инде дин иреге килгәч, гыйбадәт таләпләрен дә тартынусыз, җиренә җиткереп үтәргә хакыбыз бардыр. Чынлыкта ничек соң? Вокзалларда, транспортта, аэропортларда намазлык җәеп намаз уку урыны турында инде әйтмибез дә, хәтта җылы сулы бәдрәфе дә булмаган шәһәрләр очрый. Зур калаларда ярый әле. Ә район үзәкләренә килсәк? Бер танышым зарланып торган иде: “Казаннан Самарага барырга туры килде. Автобуста җиде сәгатьлек юл. Нурлат шәһәрендә салкын су белән булса да кулыңны юа аласың, ә менә Кошка авылында автобус тукталган вокзалда адәм рәтле урын табармын димә. Шешә, чүп-чар, нәҗес тулы агач бәдрәф, кулъюгыч юк. “Унитаз — хуҗабикәнең, бәдрәф илнең йөзе” диюләрендә хаклык бар булса кирәк. Без, салым түләүче гражданнарның, рухи ихтыяҗы булган тәһарәт алу хокукы да үтәлергә тиештер ләбаса?! Мин дә бу илдә яшим ич!”

Универсиада вакытында чит ил кунаклары алдында оятка калмас өчендерме, ярышлар уздырыла торган яңа спорт корылмаларында шундый махсус урыннар булдырылды. Алдан хәбәр итүләренә караганда, аларның кайберләре ярышлардан соң да эшләп калырга тиеш иде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Казанның зур хастаханәләрендә гыйбадәт бүлмәләре бар. Мәсәлән Төбәкара клиник-диагностика үзәге, 18нче сырхауханә, республика клиник хастаханәсе һ.б.

Җәмәгать урыннарында намаз бүлмәләре булдыру эшендә Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәедҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин зур көч куя. Быелның 1 ноябрендә “Россия тимер юллары” ААҖ белән Кабан арты мәчете арасында гыйбадәт бүлмәсен бушлай куллану хакында килешү төзелде. Казанның Воровский урамында урнашкан Төньяк (транзит) тимер юл вокзалы аша узучылар да, намаз бүлмәсенә кереп, исламның биш баганасыннан берсе булган фарыз гамәлне үз вакытында үти ала дигән сүз. Сәедҗәгъфәр хәзрәт сүзләренә караганда, киләчәктә башка тимер юл вокзалларында да шундый бүлмәләр ачарга ниятлиләр.

Быелгы җәйдә Зәй Үзәк район хастаханәсендә дә мөселманнарга намаз уку, христианнарга дини гамәлләрен үтәү өчен махсус бүлмәләр ачылды. Алар биредә дәваланучы дин тотучыларга уңайлыклар тудыру максатын күздә тотып булдырылды. Ике бүлмәдә дә дини әдәбият тупланды, теләгән һәркем алар белән таныша ала.

— Без, табиблар, кешеләрне дарулар, медицина препаратлары белән дәваласак, бу бүлмәләр рухи дәвалану мөмкинлеге бирәчәк. Шуңа күрә аларның дәваханәдә булуы кирәк, – ди хастаханәнең баш табибы Владимир Гуров.

— Әлеге бүлмәләр тәүлек әйләнәсе ачык тора. Сәдака биреп, дога кылдырырга теләүчеләр өчен, мәчеттән дин әһелләре намаз бүлмәсенә график нигезендә килә, — дип хәбәр итте Зәй районыннан журналист Энҗе Әгъләмова.

Бу җәһәттән Төркияне үрнәк итеп китерергә мөмкин. Һәр бәдрәфтә — ике кран. Комганнар куелган, бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә. Һәркем үз артыннан тәртип салып чыгып китә. Безнең ватандашлар арасында да диннән коты чыгып торган бәндәләр очрый. Алар фикеренчә: “Бу мәсьәлә – дин тотучыларның үз эше, намазларын мәчеттә укысыннар”. Ләкин агай-энеләр, бәдрәфтә тәһарәт алмасаң да, мәгълүм җирләрне чиста-пакь йөртү фән ягыннан да, марксизм тәгълиматы буенча да тыелмаган бугай ла!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге мәсьәләгә мондый аңлатма бирде:

— Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм мөфтиебез теләге белән, республикабызның Үзәк район хастаханәләрендә гыйбадәт бүлмәләре ачыла башлады. Ләкин әлегә аның юридик мәсьәләләре хәл ителеп бетмәгән. Бу юнәлештә дә кул кушырып утырмыйбыз. Универсиада вакытында намаз бүлмәләре шактый эшләде. Аларны “Казан-Арена”да, аэропортта (анда хәтта имам хатыйп да бар), тимер юл вокзалында да ачуга ирештек. Бүлмәләрнең барысы да Диния нәзарәте күзәтчелегендә эшчәнлек алып бара. Гыйбадәт почмагын ачу белән генә эш бетми бит әле. Дөньяви дәүләттә яшәгәнлектән, кайбер каршылыклар да килеп чыга. Юридик мәсьәләдә уртак фикергә килеп, проблеманы уңай якка хәл итәргә тырышабыз. Сырхауханәләрдә бу уңайлы, анда бер бүлмә бирелә. Хастаханә бөтен чыгымнарны да үз өстенә ала. Вокзал һ.б. җәмәгать урыннарында бу мәсьәлә әлегә ачык кала. Кабатлап әйтәм, бу юнәлештә эшлибез һәм проблеманы хәл итү юлларын да табачакбыз.

Журналист, хаҗия Ләйсирә Фазлыева махсус бүлмә булмауга карап кына намазын калдырмавын белдерә:

— Бу җәһәттән кыенлыклар кичермим. Эшемне дә, ялымны да намаз вакытларына карап көйлим. Каядыр барганда да алдан әзерләнеп куям. Юлда йөргәндә, чит төбәкләрдә командировкада булганда да намазымны калдырмыйм. Сәүдә үзәгендә, вокзалда, вагонда да гыйбадәт кылганым бар, Аллага шөкер, әлегә беркемнең дә комачау иткәне булмады. Шәхсән үземнең андый мәсьәлә белән очрашканым юк. Әлбәттә, якты, чиста, уңайлыклар тудырылган бүлмәләр булса, бик хуш. Әмма җәмгыятебезнең андый дәрәҗәгә җитә алганы юк әле.

Россиядә православ дине әһелләре арасында яшәү Аллаһы Тәгаләнең безгә җибәргән бер сынавыдыр. Тиешле шартлар булмаган очракта да, каядыр сәфәр чыкканда да фарызларыңны калдырмыйча үтәп бара аласың икән, Раббыбызның сынавын үттең дигән сүз.

Намаз-гыйбадәт бүлмәләре ачу оешма җитәкчеләренең үзләреннән дә тора. Мисал өчен, Тинурин театрында андый бүлмә эшли. Теләге булган кеше тәнәфестәме, спектакль алдыннанмы, анда кереп намаз укый ала. Моңа игътибарны арттырасы иде. Урамның теләсә кайсы чатында, йә аэропорт идәнендә утырып намаз укый башласаң, дөрес аңламаслар бит. Ислам дине таләпәре буенча, транспортта булмаганда гыйбадәтне сәҗдә-кагъдәләре белән үтәү сорала. Димәк, махсус бүлмә булдырылса, әҗер-саваптан башкага ирешмәбез, иншалла!
Мөршидә КЫЯМОВА,
Интертат.ру