Главная  →  Новости  →  НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ ХАКЫНДА
НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ ХАКЫНДА

2014 елның гыйнвар аеның пленум утрышында Татарстан җирлеге өчен намаз вакытларын астрономик исәпләү буенча башкарырга дип кабул ителде. Шуның өчен иртәнге һәм ястү намазларының вакытларына карата үзгәрешләр кертелде һәм иртәнге намаз динебез кушканча офыкта таң аклыгы беленә башлау белән билгеләнде. Ә ястү вакыты офыкта шәфәкъ кызыллыгы бетү белән күрсәтелде. Май башыннан алып, август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый. Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды. Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам булу һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде. Ул вакыт, ягъни шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушылу бетүгә кабат астрономик исәпләүгә күчелә.

Шул сәбәпле, август башында иртәнге һәм ястү намазлары вакытларында кисәк үзгәреш барлыкка килә. Бу хәл безнең җирлекнең үзенчәлеге булып тора. Инкыйлабка хәтле чыккан дини тәкъвимнәрдә дә шундый үзгәреш булган, дип хәбәр итә Dumrt.ru сайты.