Главная  →  Новости  →  ТАГЫН 32 ЯШЬ ИМАМГА ГРАНТ БИРЕРГӘ ҖЫЕНАЛАР
ТАГЫН 32 ЯШЬ ИМАМГА ГРАНТ БИРЕРГӘ ҖЫЕНАЛАР

grant1

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә яшь имамнарга грантлар бирү комиссиясе утырышы булды.
Комиссия әгъзалары грантка гариза биргән 32 яшь имамга динебезгә кагылышлы сораулар бирделәр, аларның авылларда алып барган дини эшчәнлекләре белән таныштылар, киләчәккә ниятләрен белештеләр.
Мәгълүм булганча, әлеге грант 2013 елда авылларда хезмәт куючы яшь имамнарга ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан мөфтие карары белән гамәлгә керде. Бүгенге көндә грант күләме 180 мең тәшкил итә һәм ул елга бер бирелә. Үткән елны әлеге грантка 90га якын белгеч ия булды, дип хәбәр итә ТР МДНнең матбугат үзәге.