«НӘСЕЛЕБЕЗ ШӘҖӘРӘСЕ»

«НӘСЕЛЕБЕЗ ШӘҖӘРӘСЕ» бәйгесе

НИГЕЗНАМӘСЕ

I. Гомуми нигез

«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе ТҖ мөселманнары диния нәзарәте теләктәшлеге ТҖ архив эше буенча дәүләт комитеты, ТҖ министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм жюри белән берлектә Казанның Совет районы мөхтәсибәтенең «Гаилә» мәчете оештыра.тарафыннан үткәрелә.

Бәйге 9 май – бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган көнгә туры китереп уздырыла.

II.  Бәйгенең максаты һәм бурычлары

Максат:

1. Шәҗәрәләр аша тарихта татар милләтенең урынын билгеләү, тарихи үзаң формалаштыруга өлеш кертү

Бурычлар

1. Эзләнү эше үткәрү нәтиҗәсендә нәсел тарихын барлау.

2. Нәсел шәҗәрәсен төрле форматта, зәвыклы, башкаларга үрнәк булырлык итеп башкару күнекмәсе формалаштыру.

3. Гаилә тарихында гына сакланган шәхесләрне татар дөньясына чыгару.

4. Туган як тарихын өйрәнүгә кызыксындыру уяту һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.

5. Катнашучыларда ватанпәрвәрлек, толерантлык һәм әхлакый идеаллар тәрбияләү

III. Бәйгене оештыру һәм үткәрү

Бәйге 2019 елның 2 декабреннән 2020 елның 9 маена кадәр үткәрелә. Конкурс эшләрен кабул итүнең соңгы көне: 2020 елның 26 апреле.

Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнми. Олылар һәм балалар аерым номинациядә катнаша.

«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенең узган ел катнашучылары, җиңүчеләре шәҗәрәләренә яңа буыннар өстәү шарты белән катнаша ала.

Бәйгегә йомгак 2020 елның 9 маена, Җиңү көненә туры китереп үткәрелә.

IV. Бәйгене оештыру һәм жюри составы

Бәйге ТҖ мөселманнары диния нәзарәте теләктәшлеге, ТҖ архив эше буенча дәүләт комитеты, ТҖ министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм жюри белән берлектә Казанның Совет районы мөхтәсибәтенең «Гаилә» мәчете тарафыннан үткәрелә.

V. Материалларны кабул итү тәртибе

Тапшырылырга тиешле материаллар:

  • төрле ысулда эшләнгән гаилә шәҗәрәсе, А4 форматында, 1 бит; 
  • нәселнең турында бер битлек инша (сочинение) (14 нче шрифт, интервал – 1, формат А4);. өстәмә материал – шәхеснең фотосүрәте;
  • материалларны әзерләүче турында белешмә: исем, фамилия, әтисе исеме тулысынча; туган елы, эшләгән яисә укыган урыны; элемтәгә керү өчен телефон, электрон почта адресы.

Материаллар кәгазьдә басылган һәм электрон вариантта тапшырыла.

а) электрон почта аша адрес: gailya.mechet@gmail.com

б) шәхсән «Гаилә» мәчетенә

(адрес: 420025, Казан шәһәре, Җ.Фәйзи урамы, 2нче йорт)

VI. Бәя бирү критерийләре

1. Шәҗәрәнең башкарылу үзенчәлеге (иҗади якын килү).

2. Башкарылу зәвыклылыгы, затлылыгы.

3. Шәҗәрәдә урнаштырылган буыннар саны.

4. Сочинение эчтәлегенең тарихта булган гыйбрәтле вакыйганы чагылдыруы.

 5.Сочинение язма сөйләм таләпләренә туры килүе.

VII. Йомгаклау һәм бәяләү

«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә нәтиҗә җюринең йомгаклау утырышы карары беркетмәсе нигезендә «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөселманнар» газетасының баш мөхәррире, социология фәннәре кандидаты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин боерыгы белән рәсмиләштерелә. Җиңү яулаган авторларга Мактау грамотасы тапшырыла. Яхшы дип табылган эшләргә газета битләрендә басылу хокукы бирелә, шәҗәрәләрдән мәчеттә выставка оештырыла. Мәчеткә җибәрелгән иң яхшы материалалар мәчет сайтында урнаштырыла, катнашучыларга сертификат тапшырыла. Бәйгенең барышы мәчетнең сайтында, социаль челтәрләрендәге аккаунтларында, төп мәгълүмати ярдәмче чыганакларында яктыртылып барыла.