Главная  →  Новости  →  ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТҮГӘ 1000 ЕЛ ИСЕМЕНДӘГЕ МӘДРӘСӘ ЮБИЛЕЕН БӘЙРӘМ ИТӘ
ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТҮГӘ 1000 ЕЛ ИСЕМЕНДӘГЕ МӘДРӘСӘ ЮБИЛЕЕН БӘЙРӘМ ИТӘ

mshhdrshhsshh5mshhdrshhsshh7

 

Бүген Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә үзенең 25 еллыгын билгели. Шул уңайдан мәдрәсәдә дин әһелләре, галимнәр, мөгаллимнәр катнашында конференция уздырыла.

1990 елда Чистайда ачылган мәдрәсә 1991 елда Казанның Кабан арты мәчетенә (Һади Такташ урамы, 26 йорт) күченә. 1993 елның 5 ноябрендә Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре советында теркәлеп, 4 еллык белем бирү статусын ала. 1996 елның октябрендә ректор итеп Ильяс хәзрәт Җиһаншин билгеләнә (баштагы елларда бу вазыйфаны Габделхак хәзрәт Саматов, Лотфулла хәзрәт Исхаков башкарган). Казан шәһәре хакимиятенең башлыгы карары белән 1998 елның август аенда мәдрәсәгә Мәҗит Гафури урамындагы Ал мәчет бинасы (67 йорт) кайтарыла.

2000 елда ТҖ МДН фәрманы нигезендә (329/1) мәдрәсә 5 еллыкка үзгәртелә. Мәдрәсәдәге укыту формалары һәм программалар яңадан карала. Дини фәннәр белән бергә гарәп, татар телләре, татар халкы тарихы, информатика, хокук һәм умартачылык кебек дөньяви дәресләр кертелә.

Мәдрәсә Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән уку-укыту лицензиясе нигезендә эшли. Хәзерге көндә укыту өч бүлектә алып барыла: көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләре. Шәкертләр тору урыны һәм көненә 3 тапкыр бушлай ашау белән тәэмин ителәләр.

25 елдан артык вакыт эчендә яңа шартларда эшләп, мәдрәсә меңләгән шәкертне укытып чыгарды. Аларның күпчелеге бүген имам-хатыйблар булып Татарстанның район үзәкләрендә, авылларында, шулай РФ төбәкләрендә мәчетләрдә халкыбызга иман нуры тараталар, җомга намазларында татарча вәгазьләр сөйлиләр, мәдрәсәләр ачып татар телендә дин гыйлеме бирәләр.