Главная  →  Новости  →  МИНСКИДА ҖАМИГЪ МӘЧЕТ АЧЫЛДЫ
МИНСКИДА ҖАМИГЪ МӘЧЕТ АЧЫЛДЫ

minskminsk1minsk2
Бүген Минскида җамигъ мәчет ачылды. Тантанада Беларусь Президенты Александр Лукашенко һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, Беларусь Республикасының дәүләт эшлеклеләре, дини һәм милли-мәдәни иҗтимагый берләшмә җитәкчеләре, илчеләр, чит ил кунаклары катнашты.
Президент А.Лукашенко үз чыгышында мөселманнарның Беларусь җирендә ундүртенче гасырдан бирле гомер итүләрен, башкалар белән бергәләп илебезне дошманнардан саклавын, ил халкы мәдәниятенә һәм традициясенә өлеш кертүләрен, уналтынчы гасырдан бирле китапларын гарәп графикасында, әмма белорус телендә язуларын билгеләп үтте. «Минскида ачылган җамигъ мәчет конфессияара татулык символы, ислам динен тотучы шәһәрдәшләребезнең һәм башкала кунакларының гыйбадәт кылу урыны булачак», — диде дәүләт башлыгы.
Җамигъ мәчетне, совет чорында җимерелгәненә охшатып, 10 ел дәвамында торгызганнар.Ул элек татарлар яшәгән урында — Игнатенко һәм Грибоедов урамнары киселешендә урнашкан.