Главная  →  Новости  →  МИГЪРАҖ КИЧӘСЕНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЛӘРЕ
МИГЪРАҖ КИЧӘСЕНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЛӘРЕ

 

җомга-мигъраҗҗомга-мигъраҗ1җомга-мигъраҗ2җомга-мигъраҗ4

Рәҗәп ае  Мигъраҗ кичәсе , дип аталган кичә белән бизәлгән. Ул рәҗәп аеның 26 нчы көненнән 27 сенә каршы кичтә була. “Мигъраҗ” күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышында олуг могҗиза булып санала. Рәсүлебез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) җәннәт, җәһәннәм галәмәтләрен күрә, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә. Аллаһы Тәгалә шушы кичәдә Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) өч бүләк тапшыра:

биш вакыт намаз фарыз кылына;

“Бәкара” сүрәсенең ахыргы 285-286 нчы аятьләре бирелә;

Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелә, ягъни Пәйгамбәребез галәйһиссәлам Кыямәт көнендә гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткара алачак.