Главная  →  Статьи  →  МАЛНЫ НӘФӘКА КЫЛУ ТУРЫНДА
МАЛНЫ НӘФӘКА КЫЛУ ТУРЫНДА

хаҗга дөядә
Гомәр ибне Габделгазиз (радыйаллаһу ганһү) Мәккәдә Бәйтуллаһны зиярәт итәргә теләп, дөясенә ризык, мал һәм сәфәр кирәк-яракларын төйи дә сәфәргә чыгып китә. Юлда бер елга ярына туктый. Елгадан бер үлгән тавык агып килә икән. Гомәр ибне Габделгазиз (радыйаллаһу ганһү) су буйлап бу тавык артыннан бер хатынның килгәнен күреп ала. Ул күңеленнән, бу хатын фәкыйрьлектән яки белмәгәннән бу тавыкны алып ашарга телидер, мөгаен, дип уйлый.
Бераз якын килгәч, хатын үрелеп тавык үләксәсен ала да култык астына кыстыра. Гомәр ибне Габделгазиз (радыйаллаһу ганһү) хатынга: “Әй, хатын! Аллаһы Тәгаләнең үләксәне хәрам кылуын белмисеңмени?” – дип сорый. Хатын: “Галимнәрдән ишеткәнемчә һәм Коръәндә зикер ителгәнчә, зарурият вакытында хәрамны куллану дөрес булыр. Минем өемдә балаларым бар, аталары вафат булды. Өч көн үтте, ашарга ризыгыбыз калмады. Өйгә керсәм дә, чыксам да каты ачлыктан балаларым елашалар. Мин бу тавыкны аларның елауларына түзеп булмаганга алдым”, — дип җавап бирә.
Гомәр ибне Габделгазиз (радыйаллаһу ганһү) бераз фикерләгәннән соң елап җибәрә һәм хәзрәти Рәсүлуллаһ галәйһиссәламнең: “Халыкның яхшысы – халыкка файда итүчесе”, — дигән хәдисен исенә төшерә дә үз-үзенә: “Мин дөягә мал төяп, савап алу өчен ерак сәфәргә баруны максат иттем. Әмма бу тагатьне, яки малны ятимнәргә бирү саваплырактыр”, — дип, дөянең тезгенен хатынга тоттыра да: “Әй, хатын! Бу дөяне сиңа мөлкәт иттем, өстендә булган йөге белән балаларыңа нәфәка кыл. Мин өемә кайтам, әгәр малың бетсә, хәбәр итәрсең”, — ди.
Хатын Гомәр ибне Габделгазизгә (радыйаллаһу ганһү) күп догалар кыла.
Хәзрәти Гомәр ибне Габделгазиз (радыйаллаһу ганһү) исә өенә кайта. Бераздан, Мәккәдә хаҗ кылып, иптәшләре дә кайтып төшә. Гомәр ибне Габделгазиз (радыйаллаһу ганһү) күрешергә дип хаҗилар каршына чыга. Иптәшләре хәзрәти Гомәр ибне Габделгазиздән (радыйаллаһу ганһү): “Әй, Гомәр! Син кайчан кайттың?” – дип сорыйлар.
Хәзрәти Гомәрнең Мәккәгә барганы юк бит, боларның сүзенә ул бик гаҗәпләнә һәм төнлә төш күрә. Бер кеше: “Әй, Гомәр! Сиңа сөенеч, Аллаһы Тәгалә синең гөнаһларыңны ярлыкады һәм рәхмәт кылды. Бу хаҗилар белән синең сурәтеңдә хаҗга бер фәрештә җибәрде. Ул фәрештә хаҗилар белән тәваф кылды, сәгъи кылучылар белән бергә сәгъи кылды, Гарәфәткә чыгучылар белән бергә Гарәфәткә чыкты, таш атучылар белән бергә таш атты. Шуның өчен хаҗилар сине хаҗ кылды дип белделәр. Аллаһы Тәгалә ул фәрештәнең хаҗ савабын һәм бу елда хаҗ кылучыларның барча савапларын синең гамәл дәфтәреңә язды. Һәм синең сурәтеңдә хаҗ кылган фәрештә сөхбәте бәрәкәтендә хаҗиларның хаҗларын кабул итте!” – дип шатлыклы хәбәр җиткерде.

Фәрид хәзрәт Сәлмән