Главная  →  Новости  →  Мөслимәләр “Бәхетле очрашулар”да нәрсә турында сөйләшә?
Мөслимәләр “Бәхетле очрашулар”да нәрсә турында сөйләшә?

Гаилә мәчетендә хатын-кызлар клубы эшли башлады. Күптән көтелгән, алдын-артын уйлап башланган проект бу. Вконтакте челтәрендәге “Счастливые встречи” төркемендә ханымнар, туташлар берничә ай дәвамында аралашып, уртак проблемаларны барлап, киңәшләшеп яшиләр иде. Беренче очрашуга хуҗабикәләр, эшмәкәрләр, дәүләт хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар – барлыгы егермедән артык мөслимә җыйналды. “Коръәнхафизлар әзерләү үзәгеннән килеп, Гаилә мәчетендә кызларга Коръәнне дөрес укырга, ятларга өйрәтүче Әлфия ханым – беренче очрашуның чакырулы кунагы иде. Аның тирән эчтәлекле вәгазе Коръән укуның савапларына багышланды. Соңыннан мөслимәләр арасында Коръән уку буенча бәйге дә үткәрде, сорауларга җаваплар бирелде. Аннан соң бу очрашуны оештыручы Лилия абыстай Җиһаншина эшмәкәрлеккә багышланган тренинг уздырды. Әниләр бик теләп гыйлем эстәп утырганда сабыйлар уенчыклар белән мәш килделәр. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
— Бик тиз үтә торган тормышта уңыш, карьера артыннан куып, иң мөһимен онытмаска кирәк – кайчан да булса барыбызга да Аллаһы тәгалә каршына барасы бит, ә анда безгә бу дөньяда укыган Коръән, кылган изге гамәлләребез генә ярдәм итәчәк, — дип, Лилия ханым проектның мөһимлеген аңлатты. – Аннары хатын-кыз балалар белән өйдә генә утырып торса да күп нәрсә эшли ала бит. Ул балаларын ислам кушканча тәрбияли, иренең беренче ярдәмчесе буларак, йомшаклык белән генә Коръән турында аның да исенә төшереп тора. Ул актив та — күршеләре, дус кызлары, туганнары белән аралаша. Менә бүгенге очрашудан да кызларыбыз Коръән нуры алып, тирә-якка таратырлар, дип өметләнәбез. Безнең тормышыбызда нәрсә җитми? Мәхәлләдәшләребез өчен тагын нәрсәләр оештырырга кирәк? Мәчеттә тормыш кайнап торсын өчен, балаларыбыз, ирләребез мәчеткә йөрсен өчен без нәрсә эшли алабыз? Болар турында татар халкына хас булганча чәй табыны артында сөйләшү – иң кулае, минемчә. Һәрдаим сораштырулар да үткәреп торырга исәплибез. Белгечләр чакырып, хатын-кызларны борчыган сорауларга бергәләп җавап эзләрбез, иншә Аллаһ.