Главная  →  Новости  →  «МӨСЕЛМАННАР»НЫҢ ЯҢА САНЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ
«МӨСЕЛМАННАР»НЫҢ ЯҢА САНЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ

m%d3%a9selmannarr

Шушы көннәрдә «Мөселманнар» газетасының чираттагы саны басылып чыкты. Газета Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин редакторлыгында һәм Гаилә мәчете мәхәлләсе тарафыннан нәшер ителә. Без ел дәвамында газетаның 1 нче битенә республика районнары җамигъ мәчетләре фотоларын һәм аларның кыскача тарихларын биреп бардык. Бу эшне дәвам итеп,  газетаның яңа санын Аксубай җамигъ мәчетенә багышладык. «Мөселманнар»да күп кенә дини сорауларга җаваплар, ислам дөньясы яңалыклары, Казан һәм Бөгелмә шәһәрләре өчен намаз вакытлары урын алган. 5 мең тираж белән басылып чыккан газета Татарстан мәчетләрендә бушлай таратыла, без Аллаһ ризалыгын өмет итеп эшлибез. Шулай ук аны өйгә яздырып алу мөмкинлеге дә бар, индексы — П3131.