Главная  →  Новости  →  МӨСЕЛМАННАРГА ПСИХОЛОГ КИРӘКМЕ?
МӨСЕЛМАННАРГА ПСИХОЛОГ КИРӘКМЕ?

 

Казанның Гаилә мәчетенә гаилә психологлары әзерләүгә багышланган  сөйләшүгә профессиональ психологлар, мәчет-мәдрәсә мөгаллимнәре, абыстай-имамнар,  журналистлар – барлыгы 60 лап кеше җыелдык. Чараны оештыручылар — КФУның Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты мөгаллимнәре мөселман гаиләләре өчен психолог-консультантлар әзерли башларга кирәк, дип чаң суга. Сүзләрен саннар белән дәлиллиләр: бүген һәр 10 гаиләнең 7 се таркала, мөселман гаиләләрендә дә хәлләр мактанырлык түгел.

Иң әүвәл шуны әйтеп узасы килә – Гаилә мәчете коллективы гаилә кыйммәтләрен саклауга зур көч куя. Мәчеттә һәр атнаның җомга кичендә гаилә дәресләре үткәрелә. Мөселман бәйрәмнәре яшен-картын бергә җыеп,  гаилә бәйрәменә әверелә. Шуңа күрә сөйләшү урыны итеп нәкъ менә Гаилә мәчетен сайлап алу – очраклы түгел. “Гаилә – дин, аң, милек, тән һәм нәселне саклау гаранты, шулай ук Аллаһ каршында зур савап алу чыганагы, шуңа күрә гаилә кыйммәтләрен саклау кирәкле эш”, — дип саный мөфти урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Очрашуга, үзенең гамәли мәктәбен булдырып, бу юнәлештә җиң сызганып эшләп ятучы психологлар, мөгаллимнәр килгән иде. Аерылышуларның сәбәбе нидә, мөселман гаиләсен, димәк, өммәтне ничек саклап калырга — алар әлеге сорауларга үз тәҗрибәләреннән чыгып җавап бирде.

Бөтен явызлыклар – гыйлемсезлектән 

РИИ мөгаллиме Гөлфия Гайнетдинова әлеге проблема белән күптән очрашкан. “Мәгариф һәм фән министрлыгында эшләгән чагымда Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнә башладым. Мәктәпләргә укучылар белән орашуга баргач та шул хезмәтләргә нигезләнеп сорау бирәм: “Балалар гаилә кору турында нәрсә беләсез?” Берни белми болар, башларын түбән иеп тик утыралар. Кызык та, кызганыч та булып китте. Без 11 ел буе мәктәптә балаларга математика, рус теле, татар теле һәм башка фәннәрне укытабыз, аннары 5-6 ел вузда… Әмма иң кирәклесенә – гаилә тормышына өйрәтмибез икән! Бер галим, бөтен явызлыклар – гыйлемсезлектән, дигән.

2008 елда кыз балалар өчен гаиләгә әзерлек курслары оештырып җибәрдек. Безнең курсларны тәмамлаган кызлар бүгенге көндә дөньяның төрле почмакларында яшәп яталар, сөенечле хәбәрләре килеп тора – һәммәсенең гаиләсе нык. Бүген дә кызлар өчен бушлай курслар уздырабыз.  Ә егетләрне гаилә тормышына әзерләүче юк, бу мәсьәләне мөфтият дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк”, — дип, Гөлфия ханым сүзен тәмамларга да өлгермәде, кызлар сорау арты сорау яудырырга тотынды: “Курслар кайда оештырыла? Кайчан оештырыла?” (Кызыксынучылар өчен курсларның адресы: Казан, Нәриман урамы, “Милләт” кафесы. Очрашу вакыты — һәр чәршәмбе кичке сәгать 6 да. Телефон:  8 95 03 15 08 70).

РИИ мөгаллиме, педагогия фәннәре кандидаты Гөлназ Галәвиева сораштыру нәтиҗәләренә таянып, аерылышуларның төп сәбәбе ир белән хатынның бер-берсен аңламауларында, дип белдерде. Ә менә мөселманнар бер-берләрен үз вазыйфаларын үтәмәүдә гаепли икән. Кешенең никахка нияте бар, әмма әдәп сыйфатлары формалашмаган, ди белгеч. Монда, беренче чиратта, кыз балада итагатьлелек, сабырлык, нәзакәтлелек кебек сыйфатларны тәрбияләү кирәк. Әдәпнең тагын бер юнәлеше – кеше үзен-үзе үстерергә тиеш. Стерсс вакытында ир белән хатын үз-үзләрен төрлечә тота, менә шуны аңламау да никахны куркыныч астына куя икән. Гөлназ гаиләгә куркыныч янаган сәбәпләрне, алардан котылу ысулларын тапкан,  шушы юнәлештә тренинг алып бара. (Телефоны – 8 90 63 29 51 89).

Хатын-кыз Голливуд тудырган ялганга ышана 

“Мөслимәләр кияү сайлый белми, — диде “Идеаль хатын” курслары авторы Гөлнара Хәсәнова. – Гомерлеккә дип сайлаганнары еш кына йә бер зиначы, йә ата ялкау, йә эчкече булып чыга, әстәгъфируллаһ. Сакаллы, хәдис-аятьләр белә, дип кияүгә чыгалар да аннары,  акча алып кайтмый, кыйный, талак бирми дип зарланалар. Бу очракта бердәнбер юл —  кызны бу кешедән тизрәк коткарырга кирәк. Гарәпләрдә: “Кодалаганда кияүгә ышанма”, — дигән әйтем бар. Ышанмагыз, анализлагыз, кешеләрдән сорашып белешегез.

Никахның уңышлы булуы 95 процентка хатын-кыз кулында. Ул гаиләне туплап тота алмый икән, гаилә таркала. Монда иң таралган проблема – хатын-кызның Голливуд фильмнары тудырган ялганга ышанып яшәвендә. Ир кеше хатынына гел чәчкәләр бүләк итеп, матур сүзләр генә әйтеп торырга тиеш, имеш. Никах укыла, чәчкәләр дә, матур сүзләр дә юк. Ир бит бу хакта белми. Ул үзе дә, менә мөслимәгә өйләндем, ул мине карап, сөендереп кенә торыр, дигән хыял белән яши. Ягъни болар бер-берсенең никахтан ни көткәнен белми. Җитмәсә, еш кына яшьләр ана тәрбиясе генә ала, гаиләдә ир белән хатын үзләрен ничек тотарга тиешлекне күрми үсә.

Мин “Идеаль хатын” курсларын әлегә хатын-кызлар өчен генә алып барам, чөнки ирләр психологка мөрәҗәгать итми, алар проблемабыз юк дип саный. Шуңа күрә хатын-кызлар өчен гаиләне коткарып калу системасын эшләдем. Гаилә “карьерасы баскычы”ның кайсы басмасында торасыз – шуны билгеләгез һәм мин сезне өскә ничек үрмәләргә өйрәтәм. Башта ирнең ышанычын яулыйбыз, аннары дустына, соңрак яратканына әйләнәбез. Шунда гына ирне шәхес буларак үсешкә рухландырып була. Иренмичә үз өстендә эшләгән хатын-кызлар, иремне танырлык түгел, ул уңай якка үзгәрде, диләр”. (Идеаль хатын булырга теләүчеләр 8 937 283 10 88 телефоны аша психолог белән элемтәгә керә ала).

“Алай бик акыллы булгач, үзең эшлә” 

Психология фәннәре кандидаты Энҗе Әхмәдуллина үз чыгышында фән казанышларын, практиканы һәм дин гыйлемен берләштереп эшләргә чакырды. “Психология фән буларак бездә узган гасырның 80 нче елларында гына танылган. Шулай да психологиядә йөзләгән практик юнәлеш бар. Яшьләр белән эшли башлагач, үзегезгә ошаганын сайлап алырсыз, — дип мөрәҗәгать итте ул абыстайларга. — Бу эштә сезгә тормыш тәҗрибәгез дә ярдәм итәчәк.– Аннары, төп темага тукталып, гаиләдә низагларны булдырмау өчен ир белән хатынның үзара бәйләнешләр моделен тәкъдим итте. — Ирләрнең дә, хатыннарның да үзләренә генә хас психологик, эмоциональ көчле яклары бар. Ир-атныкы – юнәлеш бирү, структура булдыру һәм нокта кую. Хатын-кызныкы – кабул итү, тулыландыру һәм рәхмәтле булу, — дип, әлегә тыңлаучылар колагына ят булган терминнарны психолог ханым гамәлдә дә аңлатып күрсәтте. — Ир юнәлеш бирүче, дидек. Мәсәлән, көннәрдән беркөнне ул, әйдә, кадерлем, йорт салабыз, ди. Хатын моны йә кабул итә, йә кире кага. Кире какса, бигайбә, иргә “әйе” диюче башкасы табылыр. Структура адымы – әйтик, ир кеше булачак йортның диварын төзи, ә хатын аны тулыландыра – чәчәккә күмә, өй тутырып бәби таба…. Һәр процессның азагын ир кеше яхшырак күрә, димәк,  ноктаны да ул куярга тиеш. Әйтик, хуҗалыкта берәр эшкә тотынгансыз икән, ирегез “булды, җитте” дигәндә туктый белергә кирәк. Туктый белмисең икән, ирең: “Алай бик акыллы булгач, үзең эшлә алайса”, — диячәк. Шуның белән ике арадагы диалог та өзелә.  Ә бит хатын үзе гаепле, ирен тыңламады… ” (Энҗе Әнвәровна тәкъдим иткән тренинг белән кызыксынучылар өчен – 8 843 292 32 54).

Психологларның һәр сүзен игътибар белән тыңлап, блокнотларына теркәп барганнан соң, аларга бихисап сораулар да яуды, тәкъдимнәр дә булды. “Бүген монда сөйләгәннәрне китап итеп туплап, мәчетләрдә таратырга кирәк”, — диде бер абыстай”. Җыелышны алып баручы КФУның “Язма мирас һәм археография” фәнни-белем бирү үзәге җитәкчесе Резеда Сафиуллина: “Ике-өч ел элек без бу проблеманы күтәргәндә, мөселманнарга психолог кирәкми, мөселман ул абыстайга, имамга бара, дип әйткәннәр иде, — дип сөйләшүгә йомгак ясады. – Мәчетләрдә, шулай ук Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә төрле категория тыңлаучылар өчен гаилә кыйммәтләрен сакларга өйрәтүче курслар оештырырга кирәк. Бүгенге докладчыларның программалары нигезендә бердәм программа әзерләрбез. Белгечләрнең исемлеген төзеп, фикер алышу мәйданчыгы булдыру турында да уйлашырбыз. Иң мөһиме — яшьләр белән эшләүче абыстайлар, имамнар өчен махсус практик психология курслары оештырырга вакыт җиткән.

 

Мәрьямбану ХАФИЗ