Главная  →  Новости  →  «МӨСЕЛМАННАР» ТАПШЫРУЫ КАБАТ ТЕЛЕКАНАЛГА КАЙТЫРГА МӨМКИН?
«МӨСЕЛМАННАР» ТАПШЫРУЫ КАБАТ ТЕЛЕКАНАЛГА КАЙТЫРГА МӨМКИН?

dinara

«Мөселманнар» тапшыруын яңа форматта телеэкраннарга кайтарырга вәгъдә итсә дә, ВГТРК җитәкчелеге сүзендә тормады, дип хәбәр иткән Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Габбасов Мәскәүдә үткән матбугат конференциясендә. «Тапшыруны ВГТРК финанслый иде, аның форматын үзгәртү турындагы карарны да ул кабул итте. Безне тапшыру «Россия-24″ телеканалында чыгачак дип ышандырдылар, хәтта ниндидер язмалар да әзерләнде. Кызганычка, бу проект ахырынача тормышка ашырылмады. Безнең карашка, «Мөселманнар» илнең масштабын күрсәтә, илебез халыкларының мәдәниятен, традицияләрен исламга, мөселманнарга бәйләп сөйли иде. Аның ябылуы бик кызганыч, », — дигән ул. Аның сүзләренчә, бүген шуңа охшаш тапшыруны федераль спутник каналларының берсеннән күрсәтү турында сүзләр йөри икән.

13 ел дәвамында «Мөселманнар»ның алыштыргысыз алып баручысы Динара Садретдинова хәзерге вакытта интернет-каналда  «Мир Вам» дип аталган яңа проект алып бара.