Главная  →  Новости  →  «МӨСЕЛМАННАР» ГАЗЕТАСЫНЫҢ МАРТ САНЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ
«МӨСЕЛМАННАР» ГАЗЕТАСЫНЫҢ МАРТ САНЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ

Ике телдә чыгып килүче “Мөселманнар” газетасының март саны да Татарстан, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Гаилә мәхәлләсе мөселманнары тормышындагы яңалыкларга бай. Шулай ук бу юлы еш кына бәхәс уята торган тема — исламда һәм бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызның урыны мәсьәләсе күтәрелгән. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның “Хатыны җәннәтле булсын өчен ирнең бер сүзе җитә” дигән язмасында һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев белән үткәрелгән әңгәмәдә бу сорауга дәлилле җаваплар китерелә.
Газета, гадәттәгечә, гакыйдәгә кагылышлы мәсьәләләрне дә күтәрә; Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышыннан мисаллар китерә; илдә, дөньяда барган сәяси вакыйгаларны бәян итә. Моннан тыш газетаның төсле битләрендә эре хәрефләр белән Казан һәм Бөгелмә шәһәрләре өчен намаз вакытлары күрсәтелү дә мөселманнарга шактый уңайлык тудыра.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөхәррирлегендә чыгып килүче “Мөселманнар” газетасы республика буенча 5 мең данә тираж белән тарала. Аның нәшире – Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте. Газета айга бер тапкыр чыга, язылу бәясе ярты елга 105 сум.