Главная  →  Новости  →  МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕНЕҢ СПОРТТАГЫ УҢЫШЛАРЫ — ҮЗЕ БЕР ДӘГЪВӘТ
МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕНЕҢ СПОРТТАГЫ УҢЫШЛАРЫ — ҮЗЕ БЕР ДӘГЪВӘТ
Хаҗ юлламасы - Руслан Нургалиевка, нәзарәт кубогы - Балтач командасына

16 апрельдә татар милли көрәшен һәм кул көрәшен яратучы мөселманнар кабат Чаллының “Витязь” спорткомплексына җыелдылар. Биредә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселман яшьләренең татар милли көрәш һәм кул көрәше буенча VIII берләштерелгән Россиякүләм турниры узды.  Быелгы ярышларда Татарстаннан (Алабуга, Азнакай, Әлмәт, Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Балтач, Буа, Биектау, Норлат, Чаллы, Чистай, Чирмешән, Менделеевск, Түбән Кама, Саба, Яңа Чишмә, Зәй, Казан, Баулы) һәм Башкортостан (Балтач, Аскын районнары) 81 спортчы катнашты. Алар арасында татарча көрәш һәм кул көрәше буенча 12 спорт остасы, 4 мастерлыкка кандидат бар иде. Шулай ук кул көрәше буенча дөнья чемпионы Руслан Хәмидуллин булды. Моңа өстәп шуны әйтергә кирәк, көрәшчеләрнең күбесе төрле дәрәҗәдәге разрядларга ия иде. Шуңа күрә дә көрәш бик киеренке барды.

Турнир шартлары буенча ошбу ярышларда фәкать намаз әһелләре катнаша. Шуңа күрә бу юлы да үлчәнү процедурасына кадәр спортчылар намаз гыйбадәтен ни дәрәҗәдә белүләре хакында әңгәмә кордылар.

Берләштерелгән турнирны ачу тантанасында Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Татарстан мөселманнары мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, татарча көрәш ветераны, спорт мастеры Фрил Әхмәтов, көрәшләрнең баш хөкемдары Рәкыйп Фәйзуллин мөселман спортчыларына уңышлар теләде. Җәлил хәзрәт үз чыгышында Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлламнең спортны бик яратуын, йөгерү, көрәш бәйгеләрендә катнашканы турында сөйләде, мөселман кешесенең рухи яктан да һәм физик яктан да нык булырга омтылырга тиешлеген искәртте. Баш казый шулай ук Чаллы шәһәре хакимиятенә, имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәткә шундый чаралар оештырган өчен рәхмәтен белдерде. Сәламләүләрдән соң Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Коръән укыды һәм барча катнашучылар бергәләп дога кылдылар.

Быелгы турнирда татарча көрәш 5, кул көрәше 2 үлчәү авырлыгында барды. Көрәш парлары җирәбә нигезендә билгеләңде. Турнир фәкать өйлә намазы вакытында гына тукталып торды. Спортчылар арасында үз көчләрен татарча көрәштә дә, кул көрәшендә дә сынап караучылар бар иде. Һәм менә барлык парлар көрәшеп чыккач финал ярышларында җиңүчеләр билгеләнде.

65 кг. үлчәүдә җиңүчеләр:

Чирмешәннән Марат Кәримов (I), Азнакайдан Артур Солтанов (II), Зәйдән Динар Кәримов (III).

75 кг. кадәр үлчәүдә иң көчлеләр булып, Әлмәттән спорт мастеры Руслан Нургалиев (I), Баулыдан Илмир Сабиров (II), Балтачтан Илмир Идрисов (III) танылды.

85 кг кадәр авырлыкта иң оста көрәшчеләр исемен Азнакайдан Эдуард Усманов (I), Зәйдән Руслан Хәмидуллин (II), Актаныштан Азат Габдрәшитов (III) раслады.

95 кг кадәр үлчәүдә Балтач районы командасы әгъзасы, спорт мастеры Руслан Касыймов (I), Чаллыдан Илнур Кариев (II), Азнакайдан Гөлүс Борһанов (III) җиңде.

95 кг нан артык үлчәүдә Балтач командасы вәкиле, 2014 турнирында иң олы бүләк – олуг хаҗга юлламага ия булган спорт мастеры Фәрхәт Фәйзуллин беренче булды. Икенче призлы урынга Актаныштан Айгиз Гыйлмуллин, өченчегә Әлмәттән спорт остасы, шулай ук турнирда отып, хаҗ кылган Фәнил Мингазов чыкты.

Кул көрәшендә 32 спортчы көч сынады.

70 кг кадәр үлчәүдә быел да Чаллыдан күп мәртәбәләр дөнья чемпионы исемен яулаган Руслан Хәмидуллин җиңде. Икенче, өченче урыннарны шулай ук Чаллыдан Фәрит Кубиев һәм Рамил Хәмидуллин бүлеште. 70 кг артык үлчәүдә дә былтыргы чемпион – Биектау районы вәкиле спорт мастеры Илдар Сәхипов кабат җиңүче булды. Икенче, өченче урыннарда Чаллыдан Магомед Нуцалханов һәм Чистайдан танылган кул көрәше остасы Альберт Шәрифуллин.

Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды.

Һәр үлчәү авырлыгында батыр калучылар арасында җирәбә уйнатылды. Һәм зур бәхет Әлмәттән Руслан Нургалиевка елмайды. Ул быел турнирның олы бүләге — хаҗга юлламага ия булды.

Ә командалар арасында иң көчлесе булып, Балтач районы командасы танылды. Балтач командасы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте кубогы белән бүләкләнде. Икенче урында  — Чаллы, өченчедә — Азнакай командалары.

Турнир һәркемнең күңелендә матур тәэсир калдырды. Башкортстанның Аскын районы вәкиле Вадим Харисов болай диде: “Мин Иске Карткисәк авылыннан, физрук булып эшлим. Турнирга икенче ел киләбез. Бик ошый. Оештыручыларга рәхмәт. Мондый ярышларның Башкортостан мөселманнары арасында да үтүен теләр идек. Көчле мөселман спортчыларыбыз бар. Бу бит мөселманнарны аралаштыра, дуслаштыра.”

Башкортстанның Балтач районыннан дин кардәшебез Нуриман Төхвәтуллин икенче ел инде турнирга мөселманнарны туплап бер бәйрәмгә алып килгән кебек алып килә.

Күпчелек көрәшчеләр имам-мөхтәсибләр җитәкчелегендә килделәр. Буа районы имам -мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов исә үзе дә кул көрәшендә көчен сынап карады.

Турнирны уздыруга Чаллы шәһәренең мөселман эшмәкәрләре матди ярдәм күрсәтте.

Мөселман яшьләренең спортны яратуы, югары уңышларга ирешүе ул динебезгә чакыруда үзе бер матур үрнәк, бер дәгъвәт, дип хәбәр итәләр турнирны оештырган Чаллы мөхтәсибәтеннән.

Хәлил Шәрипов