Главная  →  Новости  →  Мөселман лагереның көзге сменасы тәмамланды
Мөселман лагереның көзге сменасы тәмамланды

 

 

3-7 ноябрьдә Гаилә мәчетендә мөселман  лагере эшләде. Бирегә көзге каникуллары вакытында дини белемнәрен ныгытырга теләгән 90 нан артык бала йөрде.

Шушы вакыт эчендә Россия ислам институты студентлары һәм мөгаллимнәре балаларга ислам нигезләре, Коръән уку, фикыһ, әхлак буенча белем бирде, пәйгамбәрләр тарихы буенча лекцияләр укыды.

Дәресләрдән тыш балалар төрле мәдәни чараларда катнашты. Алар өчен рәсем бәйгесе, кулинар осталык буенча ярыш,  кул эшләре буенча мастер-класслар оештырылган иде. Кул эшләрен алар Бәхрәйн корольлегеннән килгән кунакларга да бүләк итте.

Лагерьның ябылу тантанасына балалар махсус концерт программасы әзерләгән иде. Биредә үзләштергән осталыкларын һәм яңа белемнәрен әти-әниләренә, мәчеткә килгән кунакларга күрсәтте.

Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үз чыгышында лагерьда хезмәт куйган РИИ мөгаллимнәренә, шәкертләренә һәм уку йорты җитәкчелегенә, шундый күркәм бәйрәм оештырырга ярдәм иткән мәчет хезмәткәрләренә һәм иганәчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Балаларга алган белемнәрен киләчәктә тагы тирәнәйтүләрен теләде.

Чара Рәхмәт хатлары тапшыру һәм бәйрәм ашы белән тәмамланды.