Главная  →  Новости  →  МӨСЕЛМАН ФИКЕР АЛЫШУ КЛУБЫ ЭШЛИ БАШЛЫЙ
МӨСЕЛМАН ФИКЕР АЛЫШУ КЛУБЫ ЭШЛИ БАШЛЫЙ

Мөселман фикер алышу клубы үзенең эшен 4 декабрьдә башлап җибәрә. Беренче очрашу Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында уздырыла.

Чара Россия ислам институтында үткәрелә һәм сәгать 15.00дә башлана.

Фикер алышу клубы актуаль сораулар хакында сөйләшү мәйданына әйләнер дип көтелә. Биредә катнашучылар үз фикерләрен дә, кызыксындырган сорауларын да җиткерә, тәкъдимнәрен белгечләргә һәм башка катнашучыларга әйтә алачак.

Элемтәләр өчен телефон:

e-mail:house88.md@gmail.com

тел.: 89274533000 (Тимур Истратий)