Главная  →  Статьи  →  Мөселман булмаган дустыңа Ислам кабул итәргә ничек ярдәм итәргә?
Мөселман булмаган дустыңа Ислам кабул итәргә ничек ярдәм итәргә?

Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын), Хәйбәр кирмәнен алган вакытта гаскәрләр белән җитәкчелек итәргә үзенең сәхабәсе Галине (Аллаһ аннан риза булсын) куйган һәм аңа болай дигән: «Аллаһ кызыл дөяләр аша булганчы синең аша бер кешене булса да туры юлга куйса, синең өчен яхшы булыр» (Бохари Сахихы, 2787).
Кызыл дөяләр гарәпләрнең иң кыйммәтле мөлкәте булган. Бу бары тик аллегория генә, әмма бу хәдис безгә дини үгет-нәсыйхәтнең бик яхшы һәм игелекле эш икәнен, Аллаһ бу гамәлләр өчен мәңгелек ахирәттә шиксез әҗерен бирәчәген аңлата.
Ә Исламга ничек үгетләргә? Иң әүвәл үз тәртибең гүзәллеге, гаделлек, ихласлык белән.
Тагын бер сәгать булса да яши алырбыз дип беркемгә дә гарантия куелмаган, үлем һәрбарчабызга да кисәк кенә килә, шуңа күрә, җаныбызны коткарып калу өчен алдан чаралар күрүне азакка калдырырга ярамый — менә бу хакта аның исенә төшерергә кирәк. Чөнки алдагы тәкъдир һәм ахирәттәге тормыш бу дөньядан нинди иман белән китүгә бәйле.
Аннары Аллаһның Ислам кабул итүченең элеккеге бар гөнаһларын да кичерүен дә аңлату бик мөһим. Аллаһ Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) кодси хәдисендә болай дип әйтелә: «Мин сиңа иман китерсен өчен миңа уң кулыңны бир!» һәм ул миңа кулын сузды. Ә мин кулымны бирмәдем, шуннан ул сорады: «Амр, сиңа ни булды? «Мин аңа шарт куям дип әйттем. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) сорады: «Син нинди шарт куяр идем?» Мин болай дидем: «Минем бар гөнаһларым да кичерелсен» Һәм ул әйтте: «Исламның элеккеге бар гөнаһларның да кичерүе сиңа мәгълүм түгелмени?» (Мөслим).
(«Шура»)